Язын көн һәм төн озынлыгы тигезләшкән көнне һәртөрле экологик, астрономик, хәтта ки астрологик чаралар үткәрелә. Бөтендөнья астрология көне нәкъ шушы көнне билгеләнә. Төнге күк гөмбәзендәге бихисап йолдызларны йолдызлыкларга бүлеп, аларга исемнәр бирү һәм йолдыз санаучылар, йолдызнамәләр тәүләп юнан халкында барлыкка килгән дип саналса да, астрологиянең тамырлары шумер-бабил астраль мифларына барып тоташа һәм төрле мәҗүси культлар белән бәйле. IX-X гасырларда гарәпләрдә дә таралып, Европага үтеп керә, соңрак, фән үсеше нәтиҗәсендә кысрыклап чыгарыла. Төрки йолдызнамә кытай календарена охшаш, һәр ел бер хайван исеме белән аталган.
Христиан һәм Ислам диннәре астрологиягә каршы чыга, аны мәҗүси фатализм үрнәге дип саный. Кеше язмышын Аллаһы Тәгалә генә хәл итә дип ышануга каршы килеп, астрологлар йолдызларның кеше язмышына тәэсире бар дип саныйлар, шулай ук зур гөнаһларның берсе булган күрәзәлек кылу белән шөгыльләнәләр. Заман фәне дә астрологияне ялган дип таный һәм аның методикаларын тулысынча инкарь итә.