+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
29 март 2016, 02:00

Такыр акыл алтын түгел – бакыр

Гүзәл затлар ерак гасырлардан ук аң-белем, гыйлем туплаган. Бай кызлары гына түгел, урта хәлле, хәтта ярлылар да балаларын гимназиядә укыту мөмкинлегенә ия булган.

Әлеге максаттагы тәүге уку йортларының берсе – 1858 елда Санкт-Петербургта ишекләрен ачкан “Мария” хатын-кызлар гимназиясе. Аңа патшабикә Мария Александровна исеме бирелгән.

Моңа кадәр дә гүзәл затларга тәгаенләнгән уку йортлары, мәсәлән, Смольный институты, шәхси пансионнар булган, әлбәттә. Әмма анда, башлыча, француз теле, этикет кагыйдәләре кебек, тормышта һәркемгә дә кирәге булмаган гыйлемнәргә өстенлек бирелгән. Ә “Мария” гимназиясендә урыс теле, география, математика, табигый фәннәр, рәсем, кул эшләренә өстенлек бирелгән. Чит телләр өйрәнергә, яки бию дәресләре алырга теләсәң, елына 5 сум акча түләргә кирәк булган.

Әлеге уку йорты тәҗрибәсе ил буйлап таралган һәм Уфага да килеп җиткән. 1860 елда ул әлеге Пушкин урамында ачылган. Анда укырга теләүчеләр дини кануннарны, урыс телен, арифметиканы белергә тиеш булган. Әле бу бинада 3нче гимназия урнашкан.
Читайте нас: