+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
31 март 2016, 02:00

Апрель

Ел фасылы.Борынгы римлылар үзләренең календарендагы икенче айны, латинча “аперире” (ачылу) сүзеннән алып, “априлис” дип атаганнар. Чынлап та, бу айда бөреләр ачыла.

Борынгы Русьта, Болгариядә һәм Сербиядә аны бик матур исем белән “цветень” дип йөрткәннәр. Чөнки апрельдә беренче яшеллек үсеп чыга, кайбер агачлар чәчәк ата. Урыс халкында бу исемне “преть”, ягъни яну, кызу, парлану, пешү, эсселәнү, тирләү кебек сүз белән дә бәйлиләр. Апрельдә җирнең йомшарып җылына башлавын күздә тотсак, бу юраманың да дөреслектән ерак түгел икәнен күрәбез. Украина һәм Польшада шуңа охшаш “квитень” дигән атама әлегә кадәр сакланган. Бу беренче яшеллек аен Белоруссиядә — “красавик”, Хорватиядә — “травань”, ә Чехиядә “дубен” дип атыйлар.

Борынгы бабаларыбыз календаре буенча елның беренче ае “нәүруз” 21 апрельгә кадәр дәвам итә. 22 апрельдән сабан ае башлана.

Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар.

1 — Халыкара кошлар көне;
— Көлке көне;
2 — Халыкара балалар китабы көне.
3 — Геологлар көне.
7 — Рәгаиб кичәсе;
— Бөтендөнья сәламәтлек көне;
— Су асты көймәләрендә һәлак булганнарны искә алу көне; Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театры (хәзерге Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе) ачылуга 25 ел.
8 — язучы Барый Ногъмановка 80 яшь.
9 — шагыйрь Галим Дәүләдигә 80 яшь.
10 — шагыйрь һәм мәгърифәтче Сафуан Якшы­гуловның тууына 145 ел (1871-1931).
11 — Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне;
— Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты Салават Аскаровка 70 яшь.
12 — Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне;
— Православие христиан­нарының Пасха бәйрәме.
16 — башкорт тел белгече, филология фәннәре кандидаты Әкрам Биешнең тууына 90 ел (1926-2003).
18 — Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне;
— Русиянең хәрби даны көне. Кенәз Александр Невский җитәкчелегендәге урыс гаскәрләренең Чуд күлендә немец рыцарьларын җиңү көне (Боз өстендәге алыш, 1242 ел);
— язучы Даут Юлтыйның тууына 120 ел (1896-1938).
22 — Халыкара Җир көне.
23 — Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукларын яклау көне.
24 — Бөтендөнья туганлашкан шәһәрләр көне;
— Яшьләрнең халыкара теләктәшлек көне.
25 — балалар язучысы, Ш. Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Илдус Тимерхановка 60 яшь.
26 — Радиация һәлакәтләрендә һәм казаларында һәлак булганнарны искә алу көне;
— татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туына 130 ел (1886-1913);
Уфа тимер юл вокзалы төзелүгә 70 ел.
29 — Халыкара бию көне.

Сынамышлар

Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.
Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә.
Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә.
Яз көне хайван эзләре эресә, җылытыр.
Яз сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.
Апрель азакларында җылы яңгырлар яуса, игеннәр яхшы булыр.
Апрельнең алтысында аяз булса, җәй коры килер, болытлы булса — ашлык уңар.
Егерме өченче апрельдә иртә белән чык күп төшсә, карабодай уңар.
Кыр казлары яз көне биектән очса — сабан ашлыгы бик уңар, түбәннән очсалар — ашлык гадәттәгечә булыр.
Сыерчыклар иртә килсә — сабанашлык уңа, соң килсә — арыш уңа.
(Искәрмә: сынамышларда көннәр иске стильдә алына).
Читайте нас: