+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
31 март 2016, 02:00

Бөтен машиналарга машина

1901 елның 31 мартында иң беренче “Mercedes-Benz” автомобиле җыела. Әйтергә кирәк, бүген бу маркалы автомобиль дөньяда иң ышанычлылардан, сыйфатлылардан һәм дәрәҗәлеләрдән санала. Күпчелек дәүләт җитәкчеләре рәсми чараларда нәкъ шушы автомобильдә хәрәкәт итә. Шуңа күрә бу вакыйга дөньякүләм әһәмияткә ия.

Әлбәттә, беренче “Mercedes-Benz” бүгенге затлы оныклары сыман булмаган. 35 ат көчле, дүрт цилиндрлы машинага ике кеше сыя алган. Ул узышка тәгаенләнгән. Төзелеше бүгенге машина­ларныкы кебек булган, ягъни радиаторы һәм двигателе алда, капот астында урнашкан.

Машинага атама автоузышчы, Ниццадагы Австро-Венгрия консулы, “Даймлер” компаниясенең Франция­дәге вәкиллеге җитәкчесе Эмиль Еллинекның кызы Мерседес хөрмә­тенә кушылган. Эмиль машинаны камилләштерергә ярдәм иткән, шул ук вакытта, “Мерседес” штурвалы артында узышларда җиңеп, фикерләренең дөреслеген исбат иткән.

Шул ук чорда Германиядә Карл Фридрих Бенц компаниясе уңышлы эшләгән. Ул автомобильләрне камилләштергән. Әйтик, аның идеясе буенча цилиндрлар кара-каршы урнаштырылган. 1926 елгы кризис нәтиҗәсендә Бенц фирмасы авыр хәлдә калган. Нәтиҗәдә, Бенц фирмасы “Мерседес” җыелган “Даймлер” белән кушылырга мәҗбүр булган. Нәтиҗәдә, заводта җыелган машиналар “Mercedes-Benz” дип йөртелә башлаган.

Бүген “Мерседес-Бенц” автоконцерны “Даймлер-Бенц” автоконцернының бү-лендек предприятиесе санала һәм автомобиль базарында алдынгы урыннарны били.
Читайте нас: