Ул 1919 елның 20 мартында Ырынбур губернасының төньяк өязләре нигезендә оештырылган. Территориясендә шәһәрләр булмаганлыктан, беренче вакытта күрше Уфа губернасында урнашкан Стәрлетамак шәһәреннән идарә ителгән. 1925 елның 27 мартында БАССРның беренче Конституциясе кабул ителә.
1990 елның 11 октябрендә Башкорт АССРы Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителә. 1992 елның 25 февралендә Башкорт АССР үзатамасын “Башкортстан Республикасы” исеменә үзгәртә. 1993 елның 12 октябрендә Башкортстан Республикасының Гимны һәм Гербы кабул ителде. Республика мөстәкыйльлеген, аның халыклары бердәмлеген һәм дуслыгын гәүдәләндерүче Гимнның авторы – композитор Фәрит Идрисов, текст авторлары — Равил Бикбаев һәм Рәшит Шәкүр, Гербның авторы — Фазлетдин Ислахов.
1992 елның 31 мартында Башкортстан Русиянең башка республикалары белән яңа Федератив килешүгә кул куя. Русия Федерациясе белән Башкортстан Республикасы дәүләт власте органнары арасында идарә итү даирәсен һәм вәкаләтләрне бүлешү турында килешү һәм аңа Кушымта республиканың арытабангы сәяси һәм социаль-икътисади үсешендә зур роль уйнады, дип билгели белгечләр.
Нәкъ шушы документка кул кую нәтиҗәсендә Башкортстан илдәге катлаулы үзгәртеп корулар чорын артык авырлыкларсыз үтә. Федератив килешү шул чор өчен чынлап та мөһим документ була, республикага мөстәкыйльлек һәм икътисади үзаллылык бирә.