+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
31 март 2016, 02:00

Каптыргычка да 120 яшь!

“Их, төймә, төймә” җырында “төймә” сүзе 14 тапкыр кабатлана. Көяз дәү әниләребез киенгәндә нәкъ шул тапкыр төймә төймәләгәндер дә әле. Без генә бит ул төймәләп тормыйбыз, тегесен — “шырт” монысын “тырт” итеп кенә каптырабыз да чыгып чабабыз.

Ә замокларны замоклаганда бу уңайлык өчен сез кемгә рәхмәт әйтергә белә­сезме соң? Әйдәгез танышыйк: Америка Кушма Штат­ларының Чикаго шәһәреннән Уиткомб Джадсон. 1896 елда нәкъ менә ул ике рәт тимер чылбырны бер каптыргыч белән кушып, иң беренче “молния” замогы уйлап тапкан. Аны төрле штиблет һәм башмакларда кулланганнар. Әмма баштарак алар тиз ычкына торган булган һәм артык зур уңыш казана алмаган.

Замок ныклап кулланышка керү Беренче Бөтендөнья сугышы белән бәйле. 1917 елда аңа Америка Кушма Штатлары да кушыла һәм солдатлар өчен замоклы комбинезоннар тектерә. Хәрби мундир кесәләре дә замокка каптырыла.

Хатын-кызлар киемендә замок беренче тапкыр 1930 елда Париж Мода йортының хуҗабикәсе Мадам Шапарель коллекциясендә кулланыла һәм уңайлылыгы нәтиҗә­сендә киң танылу ала.

Сүз дә юк, уңайлы җай­ланма ул замок, әмма аны замоклаганда картинәйнең зәңгәр батист күлмәгендәге ак энҗе төймәләре искә төшкәли. Их, замок замокларга гына түгел, төймә төймә-ләргә дә булсын иде ул вакыт!
Читайте нас: