Өй иясе чисталык ярата. Гаилә шапшак тормышта яшәсә, ул тынычсызлана башлый, өйдә сәер тавышлар, кыштырдаулар ишетелә. Мондый очракта кичекмәстән йортны юып чыгарга кирәк.
Славян халыкларында өй иясе – бик шаян зат. Ул төннәрен хуҗаларның оекбашларын, сәгать-ачкыч кебек вак әйберләрен яшереп куярга ярата. Мондый очракта аңардан “Өй иясе, югалткан әйберемне кайтар!” дип өч тапкыр кабатлап сорарга кирәк. Йоклап яткан кешеләрнең табанын, бит очын, борынын кытыклау – аның яраткан шөгыле.
Славяннар, өй иясе кышын йокыга тала дип исәпләгән. Аның уянуы яз килүен аңлаткан. Шул максаттан чыгып, 1 апрельдә өй иясенең туган көнен үткәргәннәр. Халык өс киемнәрен тискәре яктан киеп, йорт эчендә җырлап-биеп, мәзәк сөйләп, көлешеп, шак-шок килеп йөргән. 1 апрельнең “Көлке көне” дип йөртелүенең бер сәбәбе нәкъ шуңа бәйле.
Шушы көнне йортка песи баласы керткәннәр, чөнки мәче бу зат өчен иң кадерле бүләк булып исәпләнгән. Өй иясе аны беркемгә дә рәнҗетергә ирек бирмәгән.