+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
2 апрель 2016, 02:00

Бөек әкиятче тагын кайчан туар?

2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. “Принцесса на горошине”, “Снежная королева”, “Дюймовочка”, “Гадкий утенок”, “Дикие лебеди”... Менә инде берничә буын Даниянең бөек язучысы Ганс Христиан Андерсенның тылсымлы әкиятләрен укып үсә. Борын-борыннан әкиятләр бик күп иҗат ителгән булса да, күңелгә нәкъ менә бу язучының китаплары һәм бала чакта телевизордан караган нәфис фильмнар һәм мультфильмнар кереп калган. Атна саен ял көнендә зәңгәр экраннарга чыккан “Әкияттә кунакта” тапшыруын ул чакта балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтеп ала иде. Бигрәк тә Андерсен әкиятләре буенча төшерелгән фильмнарны ничә тапкыр кабатласалар да, һич кенә дә җиләтми, караган саен карыйсы гына килә.

Читайте нас: