+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
2 апрель 2016, 02:00

Изге Исидор ярдәмгә килер

Бөтен дөнья хәзер Интернетка бәйләнгән, анда һәр сорауга җавап бар. Ашарга пешерергә, сәламәтлегеңне ныгытырга, белемеңне үстерергә, бала карарга — нинди өлкәгә кагылышлы соравың бар, рәхим ит кенә, җавап әзер.

“Кызыл таң” гәзитенең компьютер бүлеге мөдире Азамат Әбдрәфыйков көне-төне Интернет киңлекләрен гизә. Ул редакциядәге һәр компьютерның Интернет челтәренә өз­лексез тоташуы өчен җаваплы.

— Интернет кына бетә күрмәсен, югыйсә, барлык эш туктала! — дип кайгырта Азамат Зәбир улы.

— Бетмәс, — дим, — Интернетның бит үз химаячесе бар!

— Ул кем?

— Ул — Изге Исидор Севильский (Византия Испаниясендә 560 еллар тирәсендә туган, 636 елның 4 апрелендә үлгән). Суфилыгы гына түгел, ә фәннәргә булган ихтирам-хөрмәте белән дә тарихта калган. Этимология буенча беренче энциклопедия — 20 томлык хезмәт авторы, Испаниядә Аристотельнең хезмәтлә­рен башлап тәкъдим итүче, реформатор һәм киң карашлы кеше, христиан философы һәм латин чиркәве әһеле булган ул. Күп тарихчылар фикеренчә, үз вакытының иң алдынгы карашлы кешесе. Изге Исидор укучылар һәм студент­ларның яклаучысы саналган, ә 2003 елда Иоанн Павел II аны компьютерлар һәм Интер­нетның химаячесе дип тә атаган, чөнки Бөтендөнья челтәре — кеше туплаган гамәли һәм теоретик белемнең иң зур хәзинәлеге. Исидор Севильский якты дөнья белән хушлашкан көндә күп илләрдә Интернет көне билгеләнә. Шул ук көнне веб-осталар һәм интернет-уйлап табучылар да билгеләп үтә. Әлегә бәйрәм рәсми түгел.

Менә шулай, Азамат, компьютер белән проблема килеп туса, Изге Исидор сиңа ярдәмгә киләчәк!
Читайте нас: