+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
2 апрель 2016, 02:00

Су иясен котларга онытма!

3 апрельдә славян халыклары Су иясенең туган көнен бәйрәм итә. Борынгы календарьга ярашлы, шушы көнне елга-күлләрдә яшәүче мифик затлар кышкы йокыдан уяна дип исәпләнгән. Су иясе, йокысыннан торгач, үз биләмәләрен урап чыга, тамак ялгау җаен эзли. Аның күңелен күрү өчен балыкчылар шушы көнне ат суеп, шуның итен суга корбан иткән, шәраб, май, икмәк салып, Су иясеннән үзләренә игелекле мөнәсәбәт сораганнар. Әгәр иртәгәсен боз кузгалса, Су иясенең күңеле күтәрелгән дип саналган. Кузгалмый икән, ул канәгатьсез калган дип ышанылган.

Татарлар да борынгы заманнарда Су Тәңресенә чиксез хөрмәт белән караган. “Тере су”, “үле су” дигән төшенчәләр дә юктан барлыкка килмәгән, күрәсең. Татарлар язгы ләйсән яңгырны – “тере су”, көзге яңгырны “үле су” дип йөрткән. Җир куеныннан чыгучы чишмәләр суы да “тере” дип саналган. Бу суны балага уза алмаган хатыннарның тәненә бөркегәннәр. Авырулардан котылу өчен дә шушы чишмә суы белән юынганнар яисә офыкта кояш күренә башлаган мәлдә яландагы чык суын җыеп эчкәннәр. Боларның барысы да Су тәңресе мәрхәмәтеннән тора дип уйлаганнар.

Суны изгеләштерү аңа бирелә торган хәер-сәдакаларда да күренә. Аның мәрхәмәтенә өметләнгән кешеләр, елга-күлләр янына килеп, суга күлмәк, яулык яисә кеше буе җеп салган һәм: “Сиңа — яулык, миңа — саулык”, — дип кабатлаганнар.

Халык йолаларындагы суга карата илаһи ышануларны, олы ихтирамны Ислам дине дә саклап калырга булышкан. Мөхәммәт пәйгамбәрнең шундый бер хәдисен генә искә төшерик: “Иң яхшы сәдака – су белән сугару”.

Борынгы татар легенда-риваятьләрендә сулыклар, елга-күлләр белән бәйле өч зат хакында мәгълүматлар сакланган — Су бабасы, Су иясе, Су анасы (Су кызы). Алардан шуны искәртергә мөмкин: сулыкларның төп хуҗасы — Су бабасы; ул борынгырак чыганакларда очрый. Су анасы — аның хатыны, Су иясе аларның уллары буларак фараз кылына. Хәзер бу өч зат арасында аерма юк диярлек. Бүген халык арасында очрый торган сөйләк-легендаларда су затлары, нигездә, Су анасы сурәтендә тасвир ителә. Күп очракта су ияләренең җенесе игътибарга алынмый да.

Сулыкларны кимсеткән, суга төкергән, аны пычраткан, нәҗесләгән кешеләргә, ул кеше яшәгән авылга карата да Су иясе рәхимсезлеген күрсәтә икән. Мәсәлән, ул аяз, җилсез, тыныч көндә елга-күлләрдә давыл куптарган, күккә дулкыннар чөйгән, буаларны ерып җибәргән, су тегермәннәрен җимергән, кешеләргә хәтәр чир-авырулар җибәргән.

Мондый авыруларның берсе – кеше тәненә сулы шешләр чыгу (“су чире”). Кемнең дә булса тәнендә шундый шешләр пәйда булса, димәк, бу кеше суны рәнҗеткән, Су иясенең тынычлыгын бозган. Бу авырудан ялвару-догалар белән генә котыла алмасалар, имчеләргә барганнар. Алар, ярманы чүпрәккә төреп, суга җибәргән, үзләре: “Каян килдең, шунда кит, ияңә илтеп бир”, – дип кабатлаган. Авыру шунда ук савыга, шешләр төзәлә икән. Бу имләү йоласын татарлар “Тоз-ярма җибәрү” дип тә атаган.

Таныш түгел суга беренче мәртәбә кергәндә яисә ятып су эчкәндә дә билгеле бер йоланы саклаганнар. Бу очракта хатын-кыз – бер бөртек чәчен, ирләр исә бер бөртек сакал-мыегын суга салырга – “корбан итәргә” тиеш булганнар. Кайчакта күлмәк итәгеннән суырып алынган бер саплам җеп тә ярап куйган. Бөртек чәч яисә бер саплам җеп Су бабасына хак түләү, бүләк, корбан булып саналган. Моннан соң Су бабасы чәч ияләрен үзенә тартып алмаячак, аларга чир-авыру да җибәрмәячәк, имеш.
Менә шулай, туганнар. Су иясе белән сак булыгыз!
Читайте нас: