Витаминнар булу ихтималлыгы турында галимнәр Кингка кадәр дә фикер йөрткән. 1880 елда Тартусс университетыннан урыс биологы Николай Лунин тычканнар белән тәҗрибә үткәрә һәм зур булмаган күләмдә булса да билгесез ниндидер матдәнең яшәеш өчен мотлак булуын ачыклый. Ул вакытта аның бу фикере фәнни даирәләр тарафыннан җитди кабул ителми.
1927 елда венгр биохимигы Альберт Сент-Дьери киләчәктә Кинг исбат итәчәк, организмга зәңгелә авыруын кисәтү өчен кирәк булган матдәне табуга ирешә. Биш еллык җентекле эзләнү-тикшеренүләрдән соң гына Кинг бу матдәне лимон сутыннан бүлеп ала һәм киләчәктә ул витамин “С” дип йөртелә башлый.