Рәдиф 1966 елда Сибгат Хәкимнең кереш сүзе белән “Гөлләр су сорый” дигән шигырьләр җыентыгын нәшер иткән, яшьләрнең мәхәббәтен яулаган шагыйрь. Сибгат Хәкимгә Урал ягыннан чыккан шагыйрьләр кадерле булгандырмы, минем дә “Матурлык тантанасы” дигән шигырьләр җыентыгым аның кереш мәкаләсе белән 1983 елда нәшер ителде.
25 яшьлек Рәдиф Гатауллин үз чорының модасы буенча киенгән, кешеләр белән елмаеп сөйләшүче, чибәр кызларны гашыйк итәрлек ир-егет иде. Ул вакытта, ни өчендер, Рәдиф Гатауллин хыялый бер артистны хәтерләтә иде. Минем шигырьләр язуымны, аларны бастыруымны белгәч, ул елмаеп куйды: “Казанда шагыйрь булу җиңел түгел!” — диде.
1977 елда Рәдиф “Казан утлары” журналында үзенә хас бер таләпчәнлек белән шигырьләремне бастырып чыгарды, хәтта “кәртечкәм” дә бар, биографик мәгълүмат та бирелгән иде.
Казанга Кушнаренко районының Марс авылыннан килеп, ул тиз арада шигырь сөючеләрнең мәхәббәтен яулады, беренче чиратта үзен лирик шигырьләр остасы буларак танытты. Әсәрләренең теле халык сөйләменә якын, язу стиле дә әдәбият сөючеләрнең фикер сөреше белән аваздаш иде.
Тагын бер хакыйкать турында әйтик. Башкортстан җирлегендә туып-үскән, татар әдәбиятының үсеше өчен зур тырышлык куйган язучыларны һәм шагыйрьләрне беркем белән дә янәшә куеп булмый, аларның иҗаты бүгенге көнгә кадәр тулысынча ачылмаган кыйтганы хәтерләтә. Акмулла, Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Шәехзадә Бабич, Сәйфи Кудаш, Фатих Кәрим, Шамил Анак, Әхсән Баян, Нәкый Исәнбәт, Нурихан Фәттах, Илдар Юзеев, Әнгам Атнабаев биеклегенә беркемнең дә күтәрелеп җиткәне юк әле. Күрәсең, уңдырышлы Урал туфрагында гына шундый абруйлы әдипләр үсеп чыга аладыр.
Галимҗан Ибраһимов иҗаты ачылмаган бер дәрья сыман. Ул — туган телебезне бөтен нечкәлекләренә кадәр белгән классик язучы. Психологизмга корылган хикәяләр авторы Әмирхан Еники да әдәбият сөючеләрнең мәхәббәтен казана. Әмма кайбер галимнәр, тәнкыйтьчеләр алар иҗатына тиешле бәя бирергә ашыкмыйлар, ягъни “шинельне төймәгә тагарга” тырышалар.
Рәдиф Гаташның төп сыйфатлары — самимилек һәм эчкерсезлек! Аның бик тырыш, максатчан кеше булуын да билгеләргә кирәк. Ул 3 томнан торган сайланма әсәрләрен Татарстан китап нәшриятында бастырып чыгарды. Бу факт үзе генә дә якташыбызның беркайчан да авырлыклар алдында баш имәве турында сөйли. Юкка гына аны филология фәннәре докторы Резеда Ганиева “Заманның шигъри пәйгамбәре” дип атамагандыр. Әмма мондый югары бәягә лаек булу өчен Рәдиф Гаташның үзенә бик тырышырга, күп көч салырга туры килгәндер. Аның иҗатына Хатыйп Миңнегулов кебек зур галимнәр дә, хәтта үзләре үк әдәбият арбасына утырырга тырышкан, чын шагыйрь булып китә алмаганнар да уңай бәя биргән.
Шагыйрьлек сыйфаты адәм баласына табигатьтән бирелә. Шигырь язган һәр кеше шагыйрь түгел. Кайвакыт югары бүләк бирү турындагы карарны дөрес чыгармыйлар. Беркемне дә ниндидер указ шигырь язарга өйрәтә, халык шагыйре итә алмый, поэзиядә зур ачышлар ясаган кешене генә халык үз шагыйре буларак кабул итә, аңа үзе генә “халык шагыйре” исемен бирә. Бу фикернең дөреслеген раслау өчен Габдулла Тукайның күпкырлы эшчәнлегенә һәм иҗатына мөрәҗәгать итү дә җитә.
Иртәме-соңмы чын әдипләр иҗатына әдәбият сөючеләр тарафыннан тиешле бәя бирелә. Билгеле бер обоймага кермәгән, мактаулы исемлекләрдә урын алмаган Шамил Анак, Әнвәр Давыдов, Зыя Мансуров, Зиннур Насыйбуллин, Эдуард Мостафинның әсәрләре яратып укыла. Шулай итеп, дөреслек ялганнан өстенрәк булып чыга. Кыскасы, укучы һәр шагыйрьне бүләкләренә карап түгел, әсәрләрен укып бәяли. Эстетик карашларны формалаштыруда дәреслекләр дә зур роль уйный. Аларда Рәдиф Гаташ кебек чын шагыйрьләрнең әсәрләре генә урын алырга тиеш!
Бүләкләр мәсьәләсенә дә Рәдиф Гаташның үз карашы булуы билгеле. Ул, шаярып, “Мәҗнүн бүләге” алырга теләве турында язса да, аңа лаеклы рәвештә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде.
Кайвакыт абруйлы галим дә, язучы да булып китә алмаган бер бәндә, кемнеңдер шигырь яза башлавы турында белгәч: “Дөньяга тагын бер бәхетсез туган”, — дия иде. Рәдиф Гаташ — бәхетле шагыйрь. Коега су алырга килгән кызга гашыйк булган шагыйрь кинәт кенә ярым публицистик, ярым фәлсәфи характердагы “Мин дөресен сөйлим” дигән шигырен язган. Бу әсәре белән ул үзенең дөньяда, поэзиядә тоткан урынын да дөрес бәяләгән.
Заманында Шамил Анак-Мәхмүдов иҗаты уңаеннан татар-башкорт матбугатында ак шигырь, ирекле шигырь,
традицион шигырь турында кыю бәхәсләр булып алды. Рәдиф Гаташны “ирекле шигырь язу остасы” дип атасак та дөрес булыр. Аның шигырьләрендә катлаулы чагыштырулар да күп түгел. Шагыйрь әйтергә теләгән төп фикерен таба белә, шигырьләре талгын гына агучы елгачыкны хәтерләтә. Әйтер сүзен дә шагыйрь “язып” түгел, “сөйләп” аңлата икән.
Мин дөресен сөйлим:
Җирдә күп кешеләрнең
Ялгышларын күрәм.
Үземнекен белмим.
Ялгышымны
күрсәтүчеләргә
Озын гомер телим.Мөнәҗәтләр җырлап үскән бер әби дә, бабай да бу язманы шигырь буларак кабул итә алмас иде. Аны лирик проза дип атасак, ялгышмабыз кебек. Әлбәттә, һәр шагыйрьнең үз стиле бар. Атаклы урыс шагыйре берьюллык: “О красотка, закрой свои бледные ноги” дип язган. Икенче бер танылган шагыйрь барысын да “уздырган”, шигырь сөючеләрне аптыратырлык: “Дочь моей знакомой сикает бессектрисой” дигән җөмләне язган.
Рәдиф Гаташ өчен кайсы шагыйрьләрнең иҗаты үрнәк булган соң? Әдәбиятчылар аның Такташ традицияләрен дәвам итүен билгеләп үтә. Ул үзе дә “Такташ тавышы” дигән шигырен язган, әдәбият сөючеләрне “үлмәс шагыйрь тавышын” тыңларга өндәгән. Язмасы булмаган, радиофондта сакланмаган Такташ тавышын шагыйрь әйтерсең лә тапкан, ачыклаган.
Ул — “Киләчәккә
хатлар”да,
Сагынычлы тавышы,
еллар буе
Ачыклана тик, көчәя ләса!
Гел ишетербез,
Йөрәкләр саңгырау
булмаса,
Мәңге аның тавышын! —
Үлмәс шагыйрь тавышын
Тыңлыйк, дуслар!Сүз дә юк, Рәдиф Гаташ иҗатында тематик яктан Такташ белән аваздашлык бар. Заманында Һади Такташ үзе дә Европаны өнәп бетермәвен белдергән, “Чемберленның сатыйм анасын” дип, шигырь сөючеләрне аптыраткан, “партияле һәм партиясез солтангалиевчыларны” тәнкыйть утына тоткан. Такташ үз фикерен бик кырыс, ниндидер бер хөкемдар сыман белдергән, теге яки бу мәсьәлә буенча кискен рәвештә үзенең генә хаклы булуын расларга тырышкан. Рәдиф Гаташ иҗатына ягымлылык, эчкерсезлек хас. Халык бәхете өчен көрәшүчеләрне ул тәнкыйтьләми, аларның эшчәнлеген куәтли, милләтпәрвәрләргә теләктәшлек белдерә. Милләт үсешенә комачаулаучыларга карата тәнкыйть белдерергә дә онытмый ул, әмма бу катлаулы мәсьә-ләгә хөкемдар кебек түгел, шагыйрь буларак якын килә.
Яшә, нәселем, бавырым,
кавемем, димен.
Сезгә шушы хитабым —
хатым минем!—
Барыбызны айнымаслык
исертсен
Бары ирек хисе, милләтем,
димен.
“Милләтче” йә
“милләтпәрвәр” дисеннәр,
Бәхет ул – милләткә бәйле
исемнәр.
Ничә мең ел канда,
җанда үлмәгән
Халык исеме байрак
бүген — күрсеннәр.
Җырым! Сине шул ышаныч
тудырсын,
Халкыңнан аерылу
бары куркытсын.
Иң бөек, зур чынлык
шушы дөньяда!
Шуны аңламаган
ирне җир йотсын!Рәдиф Гаташ Г. Гейне, Г. Лорка, М. Лермонтов, Г. Тукай, Ш. Бабич, С. Кудаш, М. Кәрим, Н. Нәҗми, С. Хәким, Х. Сарьян иҗатларына хөрмәт белән караган, аларның уңай сыйфатларын үз әсәрләрендә үстергән. Шагыйрьнең аерылып торган әсәрләренең берсе — “Европада татар шагыйрьләре”. Рәдиф Гаташка кадәр Шамил Анак “Европа уртасыннан репортаж”, “Прага дәфтәре” дигән әсәрләрен нәшер иткән, матбугатта алар югары бәя алган иде. Муса Җәлил дә Европаның нәкъ уртасында — фашистлар төрмәсендә “Моабит дәфтәре” циклын иҗат иткән. Күрүебезчә, “Европада татар шагыйрьләре” дигән шигырь әдәбиятыбызда күчәкилүчәнлекнең көчле булуы турында сөйли.
Европа безнең халык өчен мәдәни казанышлары белән кадерле. Шул ук вакытта нәкъ анда фашизмның яралуын, бу үләт чиренә каршы көрәш кирәклеген кешелек беркайчан да онытмаган. Гитлеризмга каршы көрәшүчеләрнең алгы сафында Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Касыйм Вахит, Нур Баян һәм башка бик күп сәләтле шагыйрьләребез булган. Рәдиф Гаташ алар турында “Илләр яшәве өчен гомерләре янган” дип язган. Еллар үтү белән чын шагыйрьләр эшчәнлегенә дөрес бәя бирелә.
Рәдиф Гаташның өч томлык сайланма әсәрләре белән танышкач, аның өчен бигрәк тә Дәрдмәнд, Шәехзадә Бабич иҗатлары һәм рухы якын дигән фикер туды. Бабичка, Н. Нәҗмигә ул берничә шигырен багышлаган. Наҗар Нәҗмигә авыр вакытта, аны хөрмәтләп, кешелекле шигырен язган. Шулай итеп, Рәдиф Гаташ 60 еллык иҗат чорында һәрвакыт дөресен генә сөйләгән.
Әмир Мәхмүтов,
филология фәннәре докторы.