+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
5 апрель 2016, 02:00

Мультиклар карыйк әле!

Иртәгә – Бөтендөнья мультфильмнар көне. Мультфильмнарны балалар өчен генә дип кем әйткән? Аларны өлкәннәр дә карый. Һәм ничек кенә әле! Соңгы елларда гаилә белән кинотеатрда яңа мультфильм карау хәтта модага керде. Бүген мультфильмнарны эшләү технологиясе искиткеч алга китте. Махсус эффектлар белән төшерелгән яңадан-яңа картиналарны аниматорлар чыгарып кына тора.

Бөтендөнья мультфильм көне дә әле чагыштырмача күптән түгел, 2002 елда гына игълан ителде. Бу көнне бөтен дөньядагы аниматорлар мультфильм программалары белән алмаша, тамаша күрсәтә. Күп кенә ата-аналар балаларына өйдә мультфильмнар карау бәхете, яраткан персонажларының уенчыкларын бүләк итә. Сез дә сабыйларны сөендерергә онытмагыз, дуслар!
Читайте нас: