+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
5 апрель 2016, 02:00

О, спорт! Син – тынычлык иле!

Үсеш һәм тынычлык өчен халыкара спорт көне күптән түгел генә билгеләнә башлады — 2013 елның 23 августында БМОның Генераль ассамблеясе шундый карарга килгән. Уйлап карасаң, бу дата әллә ни зур яңалык түгел. Борын-борыннан спорт бәйгеләре оештырылган чорда сугышлар, ыгы-зыгылар туктап торган. Кызганычка каршы, соңгы елларда бу шарт үтәлми башлады. Әйтик, Пекин Олимпиадасы вакытында Грузия Цхинвалга һөҗүм итте. Мөгаен, истәлекле дата шушындый вакыйгаларга чик кую максаты белән дә билгеләнәдер.

Истәлекле датаны уйлап чыгаручылар – Русия, Беларусь, Грузия, Казахстан, Румыния, Сербия һәм Македония.
Датаның максаты һәм асылы аның ничек аталуыннан ук аңлашыла. Мәгълүм булуынча, күп кенә танылган спортчылар ишле, хәерче гаиләләрдә дөньяга килгән. Акча җитмәү, ачлык мондый балаларны еш кына тайгак юлга басарга этәрә. Азык-төлек, кием-салым урлап, алар рәшәткә артына эләгә. Шул ук вакытта, спорт авыр тормыш хәлендәге балаларга да җәмгыятьтә үз урынын табарга, зур казанышларга ирешеп, илләр гизәргә ярдәм итә.

Әйтик, дөньядагы иң оста футболчыларның берсе Тьерри Анри Париждан 23 чакрымда урнашкан Лез-Юлис шәһәрендә туган. Ул имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар арасында кырыс шартларда үскән. Кем белсен, бәлки, ул да тайгак юлга баскан булыр иде. Спорт, атап әйткәндә, футбол аны саклап һәм яклап алып калган. Анри Франция җыелма командасы составында дөнья һәм Европа чемпионы булды. Төрле чорларда “Арсенал” (Бөек Британия), “Барселона” (Испания), “Ювентус” (Италия), “Монако” (Франция), “Нью-Йорк Ред Булз” (АКШ) командалары данын яклады.

Янә бер спортчының биографиясенә игътибар итик. Дөньядагы иң танылган, иң дәрәҗәле боксчы­ларның берсе Майк Тайсон да, спорт белән шөгыль­ләнмәсә, гомерен рәшәткә артында уздырыр иде. Ул 11 яшендә үк сугыш чукмары булган. Акыл утырсын өчен аны еш кына полиция участокларына танылган кеше­ләр белән очрашуларга чакырганнар. Шундый очрашуларның берсенә танылган боксчы Мөхәммәт Али килгән. Бу очрашудан соң Майк бокс белән шөгыль­ләнү турында уйлана башлый.

13 яшендә аны Нью-Йоркның төньягында урнашкан кечкенә җинаятьчеләр мәктәбенә җибәргәннәр. Монда физкультура укытучысы булып боксчы Бобби Стюарт эшләгән. Ул малай­ның сәләтен күреп алган һәм аңа бокс серләрен өйрәткән. Нәтиҗәдә, Майк спортта уңышка ирешүдән тыш, ях­шы укый да башлаган. Арытаба Майк Тайсон биогра­фиясендә катлаулы хәлләр күп булса да, спортка сөюе аңа язмыш сынауларына бирешмәскә ярдәм итә.

Мәгълүм булуынча, 2008 елда Пекинда XXIX җәйге Олимпия уеннарын ачу тантанасы үтте. 204 илдән 11099 спортчы 34 спорт төрендә 302 медаль комплекты өчен көрәшкә әзер­ләнде. Шул ук төнне Көньяк Осетиядә коточкыч вакыйга булды: Грузия гаскәрләре Цхинвалны утка тотты. Барлыгы 1492 кеше­нең гомере өзелде. 6 апрель­дә шушындый вакыйгаларны кисә­түгә дә зур көч салына.

Спорт үсеш һәм тынычлык өчен зур әһәмияткә ия. Сугыш булмаса, дөньялар имин торса, илләргә, халыкка үсешергә, спорт белән шө­гыльләнергә мөмкин­лекләр арта. Шуңа күрә 6 апрель спорт бәйгеләре белән бил­ге­ләнә.
Читайте нас: