Әйтергә кирәк, Олимпия уты эстафетасы, аны кабызу, җиңүчеләрне бүләкләү традицияләре дә булмаган. Ярышны оештыручылар спортчыларның милләтенә игътибар итмәгән. Хәтта катнашкан илләр саны да төгәл билгеле түгел. I җәйге Олимпия уен-нары турында төгәл мәгълүмат бү-генгә кадәр ачыклана һәм камилләштерелә.
Русия дә әлеге уеннарга спортчылар җибәрергә әзерләнгән. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәр-ләрдә атлетлар күнекмәләр үткән. Бер төркем спортчылар Константинопольгә барып җиткәч, нишләптер, кире борылган. Ватандашыбыз Николай Риттер исә, Афинага барып җитеп, көрәш һәм ату спортында катнашырга гариза биргән, ләкин ул да ни сәбәпледер, гаризасын алып, туган ягына кайтып киткән.
Медальләр саны буенча АКШ җыелма командасы – беренче, Греция – икенче, Германия өченче урын алган. Иң күп медальләрне Карл Шуман, Герман Вайнгертнер, Альфред Флатов (Германия ) һәм Поль Массон (Франция) яулаган.
Халыкара Олимпия комитеты киләчәктә үтәчәк уеннарда ишкәкле көймәләрдә узыш, бокс, же-де-пом, ат спорты, крикет, җилкәнле спорт, поло һәм футболны бәйге программасына кертергә тәкъдим иткән. Күренүенчә, тәкъдимнәр өлешчә игътибарга алынган.