Ул Илеш районының Шәммәт авылында дөньяга килгән. Әтисе Гыйниятулла Бөек Ватан сугышында һәлак була, әнисе Шәмсия гомерен колхозда эшләп үткәрә. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмау сәбәпле, Зөфәр бер ел колхозда чүмәлә тарттыручы, иген суктырганда ат куучы, кышын салам ташучы, язын җир сөргәндә үгез җитәкләүче булып эшли.
Әмма тормыш авырлыклары вакытыннан иртәрәк өлкәнәйгән малайның белемгә омтылышын сүрелдерә алмый. 1949-52 елларда Аккүз җидееллык мәктәбендә укый, шуннан соң Благовещен педагогия училищесына кереп, аны кызыл дипломга тәмамлап чыга. Ул елларда мондый дипломлылар югары уку йортларына имтиханнар тапшырмыйча гына кабул ителә торган була. Зөфәр шул хокуктан файдаланып, Бөре дәүләт педагогия институтының урыс филологиясе факультеты студенты булып китә.
Укытучы булырга әзерләнү белән бергә, ул башлангыч сыйныфлардан ук мавыгуга әверелгән язу-сызуны да читкә куймый. Бер-мәлне укытучы аның китабы эченнән бер язмасын табып алып: “Менә иптәшегез әтисе турында бәет чыгарган”, — дип бөтен сыйныфка укып күрсәтә. Арытаба малай шундый язмалар белән берничә дәфтәр тутыра. Тора-бара гәзитләргә хәбәрләр язу теләге дә туа аңарда. Беренче хәбәре педагогия училищесында укыганда район гәзитендә басылып чыга. Ә институтка кергәч, Бөренең “Победа” гәзите редакциясендә оештырылган әдәби-публицистик түгә-рәккә йөри башлый, басманың штаттан тыш хәбәрчесе була. Шушы мавыгу аның киләчәген хәл итә дә. Институтның өченче курсын тәмамлаганнан соң читтән торып уку бүлегенә күчеп, 1959 елның октябрендә Илеш районының “Сталинчы” гәзите редакциясендә декрет ялына киткән корректор урынына эшкә урнаша. Дүрт айдан соң авырып киткән әдәби хезмәткәр урынына күчерелә. Ул савыгып үз эшенә килгәннән соң, егет 1960-65 елларда мәктәптә балалар укыта.
Н. Хрущев чорында берләштерелгән районнар 1965 елда яңадан мөстәкыйльлек ала. Илеш тә Дүртөйледән аерыла. Карабаш урта мәктәбе директоры урынбасары булып эшләгән Зөфәр Хәмидуллин туган районы редакциясенә авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире итеп чакырыла. 1967 елның ноябрендә ул партия тормышы бүлеге мөдире һәм мөхәррир урынбасары итеп билгеләнә. Шул чорда әдәби әсәрләр иҗат итү белән тагын да активрак шөгыльләнә. Шигырь һәм хикәяләре район гәзитеннән тыш республика матбугатында да дөнья күрә. Бер хикәясе Казанда “Чаян” журналында басылган әсәрләр җыентыгына кертелә.
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән Зөфәр Хәмидуллин — бер нәсел балалары. Булачак халык шагыйренең әдәби иҗат буенча тәүге остазы да Зөфәр абыйсы булган икән. “Без бәләкәй чактан ук аңа тартылып үстек, — дип хәтерли Роберт Мөгаллим улы. — Каникулларга кайтса, тизрәк өйләренә чабабыз, артыннан тотам да калмыйбыз. Шигырьләр, шагыйрьләр турында сөйләгәннәре һаман да күңелдән киткәне юк. Бер кайтуында миңа шигырь язуның хикмәтләрен, серләрен аңлату белән мәшгуль булды. Аның “шигырь дәресләре” хәтеремә сеңеп калган. Шигырь теориясе белән таныштыра башлады: ямб, хорей, дактиль һәм тагын әллә күпме терминнар... Мин бигрәк тә “Маяк” гәзитендә аның белән бергә эшләгән елларымны сагынып искә алам. Мин анда беренче шигырьләремне язып карадым, телефон аша мәгълүматлар алырга, командировкаларга чыгып, мәкаләләр алып кайтырга, төрле җыелышлардан, семинарлардан репортажлар язып бастырырга өйрән-дем. Боларның барысы да диярлек Зөфәр абыйның үткен күзләре, таләпчән сүзләре аша уза иде...”
1973 елның башында Зөфәр Хәмидуллин “Кызыл таң”ның Дәүләкән, Чишмә, Благовар, Бүздәк районнары зонасы буенча үз хәбәрчесе итеп алына. Тугыз елдан Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш һәм Кушнаренко районнары кергән зонага күчерелә. Бермәлне аңа редакциянең партия тормышы бүлегеннән эш тә тәкъдим итәләр, ләкин журналист җылы аппаратта утырып эшләүдән баш тарта. Тәгәрмәч өстендәге тынгысыз вазыйфаны утыз елдан артык башкара ул. Бу дәвердә үз хәбәрче республика икътисадын үстерүгә саллы өлеш кертүче шушы районнарның тәҗрибәсен таратуга, хезмәт алдынгыларын данлауга төп игътибарны юнәлтә, мал кышлату, язгы чәчү, урак кебек мөһим хуҗалык эшләре турында актуаль хәбәр-репортажлар бирә, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, көнкүреш хезмәте күрсәтү, төзелеш һәм авыл-районнарның башка социаль проблемаларын киң яктыртуга ирешә. Шуның белән бергә ул туган телнең сафлыгын саклау, милли мөнәсәбәтләрне дөрес оештыру мәсьәләләрен дә кыю күтәрә. Аның чыгышлары тирәнлек, фәннилек белән аерылып тора. Шушы мәсьәләләргә багышланып, “Кызыл таң”да басылган материалларны Татарстан матбугаты һәм радиосы да файдалана.
Зөфәр Гыйниятулла улы гәзитнең эчтәлеген яхшырту һәм тиражын арттыруда актив эшләгәне өчен күп тапкыр редакциянең мактау грамотасы белән бүләкләнде, редакциядә игълан ителгән эчке конкурсларда призлы урыннар алды, бер тапкыр “Елның иң яхшы хәбәрчесе”, өч тапкыр “Кызыл таң”ның ел лауреаты” исеменә лаек булды. 1993 елның 15 мартында аңа “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.
Өлкән каләмдәшебезнең байтак кына публицистик язмалары Чаллыда һәм Дүртөйледә аерым китаплар булып басылып чыкты. Ул 2013 елның көзендә арабыздан китте.
Сүз ахырында тагын Роберт Миңнуллин фикерләренә мөрәҗәгать итәсе килә: “Күптән инде үзебезнең журналистика тарихын язарга, үзебезнең татар журналистикасына таянып дәреслекләр эшләргә, үзебезнең журналистларның әсәрләреннән хрестоматияләр төзергә, аңлатмалы сүзлекләр, методик әсбаплар чыгарырга, вузларның журналистика бүлекләрендә студентларны шулар нигезендә укытырга вакыт. Ә боларның барысын да журналистлар үзләре эшләргә тиеш дип беләм. Мин әйткәннәр кайчан да булса тормышка ашса, ул дәреслекләрдә, башка күренекле татар журналистлары белән беррәттән, Зөфәр Хәмидуллинның да иҗаты өйрәнелер, хрестоматияләрдә аның иҗатыннан да үрнәкләр урын алыр иде, мөгаен. Ул көннәр дә килер әле, килми калмас. Үзебезне үзебез күтәрмәсәк, башкаларның безгә исләре китмәс”.