Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Германия территориясендә, аның союздаш илләре һәм алар яулап алган җирләрдә 14 мең концентрацион лагерь булган. Тоткыннар крематорий мичләрендә яндырылган, газ камераларында агуланган. Аларны җәзалаганнар, көчләгәннәр, ачка интектергәннәр һәм егылганчы эшләргә мәҗбүр иткәннәр. Каннары Вермахт солдатлары өчен алынган, алар өстендә медицина тәҗрибәләре үткәрелгән, кешеләрдә яңа препаратлар сыналган.
1945 елның мартында Бухенвальд (иң эре концентрацион лагерь) территориясендә тоткыннар көче белән оештырылган кораллы восстание кабына. Анда Америка гаскәрләре үтеп кергәндә баш күтәрүчеләр лагерьны яулап алган була инде. Шуның нәтиҗәсендә нацистлар коточкыч җинаятьләре эзен яшереп өлгерми һәм тоткыннар күрсәтмәләре халыкара Нюрнберг трибуналына барып җитә.
11 апрель — Америка гаскәрләренең Бухенвальд территориясенә үтеп керү көне — БМО тарафыннан шушы дата дип кабул ителә. 1946 елда Нюрнберг процессында халыкара трибунал тарафыннан чит дәүләтләрнең тыныч халкын тоткынлыкка утырту, аларның хезмәтен мәҗбүри рәвештә Германия мәнфәгатьләрендә куллану хәрби җинаять итеп кенә түгел, ә кешелеккә карата җинаять итеп бәяләнә.
Кайбер мәгълүматлар буенча, гитлерчылар контролендәге территорияләрдә концлагерьларда, үлем лагерьларында, төрмәләрдә 30 илдән барлыгы 18 миллион кеше тотыла. Аларның 11 миллионы юкка чыгарылган. Һәлак булганнар арасында — 5 миллион СССР гражданы, шулай ук төрле илләрдән 6 миллион яһүд. Һәр бишенче тоткын бала була.