+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 апрель 2016, 02:00

“Мөгез”ле, аның каравы, “сөзешми”!

Тарихтан билгеле булуынча, 1902 елның 13 апрелендә Санкт-Петербургта Петр Фрезе фирмасында эшләнгән Русиядә беренче троллейбус сынау үтә. Автор фабрика ихатасындагы махсус трассада бу транспорт чарасын сыный. Ул вакытта 819 килограмм авырлыктагы троллейбусны “электр автомобиле” дип атыйлар. Аның өчен электр җиһазлары барон Шуленберг проекты буенча эшләнә. Беренче троллейбусның аккумуляторлары булмаган. Кузовы Фрезе проекты буенча ясала, гади генә итеп әйткәндә, “Фрезе” йөк машинасының базасы файдаланыла.

Беренче троллейбус линиясе Мәскәүдә бары тик 1933 елда гына төзел­гән. “ЛК-1” (Лазарь Каганович) — СССР­да беренче троллейбус. 1938 ел­да Мәскәүдә ике катлы “ЯТБ-2” троллейбуслары йөргән. Кышын авыр һәм биек троллейбуска йөрүе кыен булган, 1939 елның азагында аны җитеш­терү туктатылган.

Баштагы мәлдә СССРда троллейбус шәһәр яны транспорты булган, аннары әкрен­ләп, трамвай кебек үк, шәһәр эчендә хезмәтлән­де­рүдә файдаланыла баш­лаган. Илдә автомобиль транспорты җи­тешмәгән­лек­тән, 1950-60 елларда пас­сажирлар ташуны камил­ләштерү максатында рейска троллейбус поездлары (бер-берсенә тагылган ике троллейбус) да чыккан.

Бөек Ватан сугышыннан соң шә­һәрдә электр транспорты зур үсеш ала. 1956 елда Черниковск һәм Уфа кушыла. 1962 елның 27 гыйнварында Уфада беренче троллейбус рейска чыга. Уфалылар бу “мөгез”ле транспортны тиз арада яратып өлгерә. Чөнки ул чорда автобуслар аз йөргән. 1972 елда троллейбус депо­сының 30 чакрым линиясе һәм 19 машинасы булган, ә 1982 елда 115 чакрым троллейбус юлыннан, 12 маршрут буенча 201 машина пассажир­лар­ны хез­мәт­­лән­де­рә.

1986 елда электр транспорты идарәсе 200 машинага исәпләнгән өченче депо төзи башлый, бу вакытта трамвай линияләре — 156, троллейбусныкы 131 чакрым тәшкил иткән. 1995 елда Уфада троллейбус марш­рут­ла­рының саны 22гә җитә, елына 90,17 миллион пассажир бу төр транспорттан файдалана.

Бүген “Уфа электр транспорты идарәсе” предприятие­сенең 2нче троллейбус депосында 642 кеше, шул исәптән 215 водитель һәм 183 кондуктор эшли, ремонт персоналы – 160 кеше. Коллектив гомум озынлыгы 200 чакрым тәшкил итүче 8 пассажирлар маршрутын хезмәтләндерә. Көн саен шәһәр урамнарына 75 берәм­лек состав чыга. 1972 елның 28 декабрендә ачылган чорда биредә 2нче трамвай депосыннан күчкән эшчеләр хезмәт салган. 1975 елда депода 35 — “ЗИУ-5” һәм 30 “ЗИУ-7” троллейбусы булган.

2007 елда 1нче һәм 3нче троллейбус деполары кушылды. Бүген Әлфир Әрдәширов җитәкчелек иткән 1нче троллейбус депосында 553 кеше хезмәт сала. Көн саен 1, 3, 6, 7, 12, 13, 14, 16, 18, 19, 20, 21 һәм 22нче маршрутларга 75 берәмлек вагон чыга.

Депо заман белән бергә атлый. Барлык бүлек һәм хезмәтләр компьютерлаштырыла. Троллейбуслар “Глонас” навигация системасы белән җиһазлана.

Башкалабызда электр транспортын үстерүгә игътибар әле дә кимеми. Пассажирлар өчен уңайлы шартлар тудырыла, составлар яңартыла. Мисал өчен, 2013 елда заманча 5 троллейбус сатып алынды. 2014 елда Башкортстан җитәкчелеге ярдәме белән тагын 11 яңа троллейбус алынды. Яңа электр транспорты сатып алу зур чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә, башкаланың Муниципаль электр транспорты идарә­сендә троллейбус һәм трамвайларны капиталь ремонтлауны үзләштерәләр. Соңгы ике елда 17 трамвай һәм 19 троллейбус капиталь ремонтланды. Быел 20 берәм­лек электр транспортын ремонтлау планлаштырыла.

Башкала елдан-ел үсә, троллейбус линияләре дә арта. 9 һәм 10нчы маршрутлар “ДОК”ка кадәр озайтылды, бу маршрутта машиналар саны 18гә кадәр җитте. Яңа 15нче маршрут ачылды. Янә дә шул: бу төр транспортта юл йөрү хакы иң түбәннәрдән кала. Ягьни троллейбус “мөгез”ле булса да, аның каравы, “сөзешми”.
Читайте нас: