Ләкин бу әкияттә генә шулай. Ә табигатьтә тылсымлы көч юк. Ләкин башка көч бар — тарту көче. Шуңа күрә кеше җирдән күтәрелеп очып китә алмый. Тик шулай да кешеләр җирдән аерылып китү җаен тапкан. Алар, зур шарга кәрзин беркетеп, шар эчен төтен белән тутырганнар. Мондый һава шарын абыйлы-энеле Монгольфьелар төзи. 1783 елда кеше беренче тапкыр күккә күтәрелә. Җил комачауласа да, заманына күрә бу зур алга китеш булган.
Кешеләр алдына яңа проблема куелган: җилгә каршы оча алырлык җайланма уйлап табу. Бу җайланма — дирижабль. Ләкин аның да кимчелеге булган: ул бик зур һәм тизлеге кечкенә.
Алдагы адым — самолет ясау. Беренче самолетлар авырлык белән күтәрелеп киткән, очу биеклеге һәм ераклыгы аз булган. Еллар үткән, алар камилләшкән. Ә самолетта Айга яки башка планеталарга очу мөмкинме соң? Галимнәр алдына яңа бурыч куелган: ничек галәмгә очарлык аппарат ясарга? Һәм башта бәйрәм фейерверкларында гына кулланылган ракета моделе буенча реактив двигатель төзү идеясе барлыкка килгән.
Бу ракета бик зур, берничә баскычтан тора. Һәр баскычта үзенең ягулык запасы һәм двигателе бар. Андый ракета төзү идеясе белән К. Циолковский чыга. Ул аны ракета поезды дип атый. Беренче күпбаскычлы ракета исә академик Сергей Королёв җитәкчелегендә төзе-лә. Ул 1957 елның 4 октябрендә Җирнең беренче ясалма иярченен орбитага чыгара.
Космоска беренче булып Лайка кушаматлы эт оча. Ул кире җиргә кайта алмый, чөнки иярченнең кире кайтуы планлаштырылмаган була.
1960 елның августында Белка һәм Стрелканың тәүлеклек очышы да әһәмияткә ия. Этләр, очышны уңышлы башкарып, Җиргә әйләнеп кайта. Хәзер инде космосны яулау фикере тагын да ныклы, күп фактларга таянган, ышанычлы була. Шуңа күрә экспериментлар да арттырыла, физиологик процессларны өйрәнү киңәйтелә.
1961 елның 12 апрелендә “Байконур” космодромыннан бортына дөньяда беренче тапкыр кеше утырткан “Восток” космик корабы һавага күтәрелде һәм Җир тирәли оча башлады. Бу беренче кеше Юрий Гагарин иде.
Барлык радиостанцияләр: “Корабльнең авырлыгы 4725 килограмм, апогейда орбитаның биеклеге 327 чакрым, Җир тирәли әйләнү вакыты 89,1 минут. Космонавт үзен яхшы хис итә. Бик яхшы! Төшү башланды...” дип хәбәр иттеләр, га-җәеп очыш 108 минут дәвам итте!
Юрий Алексеевич 1934 елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында колхозчы гаиләсендә туган. 1941 елда урта мәктәпкә укырга керә, ләкин фашист илбасарлары башлаган сугыш аның укуын бүлә. Сугыш тәмамланганнан соң, Гагариннар гаиләсе Гжатск шәһәренә күченә. Анда Юрий урта мәктәптә укуын дәвам итә. 1951 елда ул Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә һөнәрчелек училищесын һәм бер үк вакытта эшче-яшьләр мәктәбен тәмамлый. Саратов индустриаль техникумында укыганнан соң, шундагы аэроклубта шөгыльләнә, Ырынбур авиация училищесында белем ала. 1957 елдан авиациядә очучы булып хезмәт итә. 1959 елдан Галәмгә очарга әзерләнә.
Очыш алдыннан двигательләрне эшләтергә команда булгач, Юрий Гагарин шатланып: “Ярый, кузгалдык!” — дип кычкырды. Ул, мөгаен, катлаулы әзерлек эшләренең тәмамлануыннан бик канәгать булгандыр. Бик авыр булды бу эш. Центрифугада, гидростендларда, җылылык камераларында, барокамераларда, сурдокамераларда һәм тагын әллә нәрсәләрдә ясалган сынаулар!.. Болар арасында 50 тапкыр парашюттан сикерү. Ул бу сынауларның барысын да бик теләп башкара. Җирне дөньяда беренче булып читтән күргәч, ул тырышлыкларының бушка китмәвен аңлый. Юрий Гагаринның үзенең әйтүенчә, боларның берсен дә сүз белән генә аңлатып булмый. Иң беренче тәэссоратлары “Нинди матур!” дигән сүзләрдә чагылды.
Югарыдан диңгезләр, таулар, елгалар, урманнар, зур шәһәрләр күренә. Көндез Җир шары күгелҗем зәңгәр төстәге пәрдә белән каплап алынган сыман күренә, аннары бу полоса акрынлап караңгылана бара, миләүшә төсенә, аннары кара төскә керә. Анда Кояш Җирдәгедән күп мәртәбә яктырак. Космик бушлыкның кара фонында йолдызлар кабарынкы. Кояш чыкканда аның яктысы атмосфера аша үтә һәм Җир инде икенче төскә керә. Юрий Гагарин батырлык, хезмәт сөючәнлек, кешенең чикләнмәгән мөмкинлекләре символына әйләнде. Аның исеме тарихка кереп калды.
Кайбер белгечләр кешенең космоска очуы мөмкин түгел, ул авырлык югалу халәтен кичерә алмас, төпсез космик киңлекне күреп, психикасы түзә алмас дип фараз кылганнар.
Ләкин бу карашларны Юрий Гагаринның 1961 елдагы очышы кире кага, ул гына да түгел, Герман Титовның “Восток-2” кораблендә очышы, Алексей Леоновның “Восход-3” кораблендә ачык космоска чыгуы кешенең галәмдә исән калу мөмкинлеген генә түгел, аның уңышлы эшләвен һәм яши алуын да исбат итте.
Барыбер хайваннар өстендә тәҗрибәләр дәвам итә. Ветерок һәм Уголек кушаматлы этләр космоста тору буенча рекорд куя — 22 тәүлек галәмдә була. Бары тик шушында гына организмның төрле системаларының эшендә җитди үзгәрешләр күзәтелә. Су һәм тозлар алмашында, мускул, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлекләрендә, канның биохимик составында читкә тайпылу күренә, ләкин алар бераз вакыттан Җирдә яңадан үз хәленә кайта. Бу күзәтүләр буенча космоста тере организмның тору вакытын озайту өчен органнар эшчәнлегенең физиологиясен өйрәнүне дәвам итәргә һәм тагын да тирәнәйтергә дигән нәтиҗә ясала.
Урта һәм өлкән буын Юрий Гагаринны яхшы хәтерли. Безнең өчен ул — үрнәк, аның кебек булырга тырышу, омтылыш идеалы булса, өлкән буын беренче тапкыр космоска аяк баскан Юрий Гагаринны, 1961 елның 12 апрелен яңа эпоха, коммунизм башлануы итеп кабул иткән иде. Бу очыш бөтен дөнья өчен зур сенсация булды — СССР Американы узып китте! Галәмдәге тәүге кеше — СССРдан! Гагариннан соң да космоска һәр очыш Совет илендә зур казаныш буларак кабул ителде.