“Титаник” 1909-11 елларда Ирландиянең “Харланд энд Вольф” компаниясендә төзелә. Ул суга 1911 елның 31 маенда төшерелә һәм Англиянең Саутгемптон портыннан Нью-Йоркка беренче һәм соңгы сәфәренә кузгала.
Заманы өчен ул бик зур: озынлыгы – 269, киңлеге – 28,2, биеклеге 18,4 метр була. Шулай ук затлылыгы белән дә аңа тиңнәр булмый. “Титаник”та дөньядагы иң бай кешеләр сәфәргә чыга. Корабта барлыгы 2229 пассажир һәм экипаж әгъзасы була, коткару шлюпкалары исә 1178 кешегә җитәрлек кенә алына.
14 апрельдә “Титаник”ка Төньяк Атлантиканы кичкән суднолардан җиде тапкыр искәртү килә, ләкин ул аларга карамый, югары тизлектә баруын дәвам итә. Төнлә биеклектәге айсбергка бәрелгәннән соң, аның корпусы зыян күрә, борт басымга каршы тора алмыйча ярылып, 90 метр озынлыктагы ярык хасыйл була. Су тула башлау белән корабның түбән катындагы өченче класслы каюталардан бер пассажир да котыла алмый. Бары тик икенче һәм өченче класслы каюталарда булган кешеләрнең бер өлеше чыга ала. Паника, кысылыш сәбәпле, шлюпкалар ярым буш килеш суга төшерелә. Һәлакәттә 712 кеше исән кала, 1517 кеше мәрхүм була.
“Титаник” калдыкларын 1985 елның 1 сентябрендә океанология профессоры Роберт Дуэйн Баллард таба. Корабтан чыгарылган пассажирларның шәхси әйберләре, кораб фрагментлары фаҗиганең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган аукционда сатуга куела.
“Титаник” һәлакәте дөньядагы иң зур фаҗига түгел, һәлак булучылар саны буенча ул өченче урында тора. Беренче урында Филиппинның 1987 елда нефть ташучы танкер белән бәрелгән “Донья Пас” паромы. Бәрелү һәм янгын нәтиҗәсендә анда 4 мең кеше һәлак була. Икенче урында 1867 елның 27 апрелендә баткан “Султанша” пароходы. Ишкәкле тәгәрмәчләр ярдәмендә хәрәкәт итүче агач пароходның пар казаннары шартлау сәбәпле янгын чыгып, 1700 кеше бакыйлыкка күчә.