-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
14 апрель 2016, 02:00

Изгелек җирдә ятып калмас

13 апрель — Меценатлык һәм хәйриячелек көне. Үз теләге белән һәм түләүсез нигездә фән һәм сәнгать үсешенә булышлык итүче, үз кесәсеннән аларга матди ярдәм күрсә­түче бай кешеләрне борынгы заманнардан ук “меценат” дип йөрткән­нәр, ә бу хәрәкәт “меценатлык” дип аталган.

Бу атама безнең эрага кадәр үк хакимлек иткән Рим императоры Августның, бернинди дә рәсми вазыйфалар биләмичә, дәүләт корылышын һәм хакимиятне ныгыту буенча барлык эшлә­рендә актив катнашкан ышаныч­лы вәкиле, билгеле аристократ Гай Цильний Меценат исеменнән килеп чыккан. 13 апрель аның туган көне икән. Вәкилнең Август белән мөнәсәбәтләре ярарга тырышудан, куштанланудан азат була, үз фикерләрен ул, гәрчә алар императорныкына еш кына каршы килсә дә, һич тартынусыз, турысын ярып әйтә.

Меценатның уртаклык исе­менә әверелүе очраклы гына түгел. Августның яклавыннан файдаланган бу шәхес империядә тупланган финансларның зур гына өлешен иҗатны үстерүгә җибәрүгә ирешә, тарихта беренче тапкыр фәнгә, сәнгатькә, мәдә­нияткә дәүләт ярдәме системасы шулай барлыкка килә. Идея бирү­чесе, аны тормышка ашыручысы Меценат булган бу изге гамәлләр — рухи өлкәгә инвестицияләр ярдәмендә бөек Рим империя­се­нең сәяси мәсьәләләре хәл ителә, куәте арта.

Фәнгә, сәнгатькә, мәдәнияткә булышучы байларны да тора-ба­ра меценат дип атый башлыйлар. Аларның күпләре, мәшһүр рәссам, язучы, актерларның иҗа­тын үстерүгә, иҗат казанышларын киң катлам халыкка җиткерүләре сәбәпле, үзләре дә тарихка кергән. Германиядән Ротшильдлар династиясе моңа ачык мисал булып тора. ХVII гасыр ахырында алар антиквар кибете, тагын да соңрак банк ачып, металл акчалар һәм медальләр, антиквариат алмаштыру һәм сату белән шөгыль­ләнәләр. ХIХ гасыр уртасына Ротшильдлар шактый бай мөлкәт туплап, барлык активларының яртысын сәнгать ихтыяҗларына салалар. Бу гамәл аларның үзлә­ренә файда вәгъдә итә. Бер яктан, һәртөрле тотрыксызлыклар вакытында бу әйбәт кенә инвестиция булып тора, икенче яктан, династия байлык туплаучылар түгел, ә сәнгатькә ярдәм итүче кешеләр булып тарихта кала.

Русиядә меценатлык ХVIII гасырда башланып, ХIХ гасырның икенче яртысында чәчәк ату чорын кичерә. Дворяннарның шә­һәр­дәге сарайларында, шәһәр яны усадьбаларында Русия һәм Көнбатыш Европа мәдәнияте ядкарьләренең менә дигән кол­лекцияләре, бай китапханәләр туп­лана. Патша Русиясендә яшәгән Мамонтов, Третьяков, Морозов, Рябушинский, Бахрушин кебек урыс меценатлары турында тарихи хезмәтләрдә дә, әдәбиятта да, матбугатта да бик күп языл­ганлыктан һәм исемнәре әле дә телдән төшмәгәнлектән, мин аларга тукталып тормыйм.

Татарларда да шундый игелекле байлар — меценатлар, багымчылар, иганәчеләр, хәйрияче­ләр күп булган. Аларның исем­нә­ре, шулай ук, халкыбыз хәте­рендә җуелмаслык булып саклана.

Шактый мул мал-мөлкәткә ия һәм югары вазыйфалар биләгән бертуган Тәфкилевлар мәчетләр, мәдрәсәләр, балалар йортларына әледән-әле күп акча бирә. 1877 елда алар Уфада караучысыз калган мөселманнар өчен — карт­лар йорты, ятим балалар өчен приют төзетә. Ә аңарчы Килем авылында (хәзерге Бүздәк районы) таштан мәчет, кызыл кирпечтән ике катлы бик матур сарай калкып чыга. ХIХ гасырның сиксәненче елларында ук Килем­дә дөньяви белем бирүче тәүге мәктәп, ятим балалар приюты ачалар. Бу авылдагы шушы корылмалар Русия Хөкүмәте боерыгы белән архитектура ядкаре дип расланды. Башкортстан татарларының тарихи-мәдәни үзәге дә Бүздәккә күченгәнче шунда урнашты.

Сәетгәрәй Тәфкилевның бер кияве Сәлимгәрәй Җантурин (1864-1920) — сәясмән, филолог, эре алпавыт. 1нче Дәүләт думасы депутаты (1906). Уфада өч катлы “Галия” мәдрәсәсен салу өчен кирәкле 48 мең сум акчаның 18 меңен Җантуриннар гаиләсе бирә, мәдрәсәне тоту өчен дә ел саен зур суммада акча бүлә (барлыгы 50 мең сум дигән мәгълүмат бар). Сәлимгәрәй морза 1914 елда татарча “Милләт” гәзитенә дә нигез сала. Милли мәҗлес депутаты, Уфа губернасы мировой судьясы һәм татар телендә кулланылган гарәп-фарсы сүзләре лөгатьлеге авторы буларак та тарихта эз калдырган бу шәхес.

Ырынбур тарафларыннан Рәмиевлар. Садыйк (1829-92) Орск өязендә гомере ахырына ике дистәгә якын алтын приискасы хуҗасына әверелә, авылларда мәчетләр салдыра, мәктәпләр, мәдрәсәләр ача. Аның уллары Шакир (1857-1912) һәм Закир (1859-1921) — кырыклап алтын приискасының уртак хуҗалары, җәмәгать эшлеклеләре, нашир-ләр. Башкортстанда, Чиләбе һәм Ырынбур өлкәләрендә мәчет, мәдрәсә, һөнәрчелек мәктәпләре төзетәләр, аларны тоталар. Ырынбурда “Вакыт” гәзите, “Шура” журналы оештыралар. Уфадагы Диния нәзарәтенең баш казые Ризаэддин Фәхреддиновны чакырып, мәдрәсә хуҗасы һәм “Шура”ның баш мөхәррире итә­ләр. Аена 130 сум акча түлиләр. (Ул заманда бер сыерның бәясе 6-7 сум торган). ХХ гасыр башында Баймак төбәгендәге Юлык авылында җәмәгать китапханәсе ачалар, анда эшләргә драматург Мирхәйдәр Фәйзине чакырып китерәләр. Рәмиевлар, шулай ук “Хөсәения” мәдрәсәсенә дә иганәчелек итәләр, үзләренең “Вакыт” нәшриятында әдәби-мәдәни, гыйльми китаплар, дәреслекләр сайлап алып бастыралар.

Шул ук өлкәнең Каргалы бистәсе сәүдәгәре Мөхәммәтгали Хөсәенов уллары Әхмәт (1837-1906), Мәхмүт (1839-1910), Габделгани (1839-1902) Ырынбурда, Урта Азиянең берничә шәһәрендә, Берлинда һәм Лондонда сәүдә йортлары тоталар. 1889 елда Ырынбур шәһәрендә җәдит ысулындагы “Хөсәения” мәдрәсәсен ачалар. Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бинасын төзүгә (1883-1901) һәм тотуга акчалата булышалар. Казан, Уфа, Ырынбур, Самара губерналарында 60тан артык мәчет һәм мәктәп-мәдрәсә төзетәләр, мөгаллимнәргә хезмәт хакы түлиләр. Гани бай ярдәме белән Ырынбурда беренче мөс­тәкыйль татарча басмаханә ачыла. Аның улы Мөхәммәтвәли (1871-1933) шул шәһәрдә “Вәлия” мәдрәсәсен тота, “Дин вә мәгый­шәт” журналын нәшер итә. “Хөсәе­ния”не уңышлы тәмамлаганнан соң Русия һәм чит илләрнең махсус уку йортларында белем алучыларга Әхмәт байның хәйрия фондыннан ел саен 20 стипендия түләнә торган булган.

Бөтен Европада иң зурысы булып саналачак Петербург мәчетен 1906 елда Түбән Новгород бае Гатаулла Баязитов (1847-1911) төзетә башлаган, аңа Темников, Сергач, Алатырь тирәсен­нән чыккан татарлар хәләл акчалары белән кушылган. Русиядәге беренче татар “Нур” гәзитенең нәшире һәм мөхәррире дә ул. Әтисенең вафатыннан соң улы Мөхәммәтсафа “Нур”ны чыгаруны дәвам иткән.

Бөек Тукайның остазлары һәм яклаучылары — әтиле-уллы Мотыйгулла (1846-1920) һәм Камил (1883-1941) Төхфәтуллин-Мотыйгыйлар, нәшрият төзеп, “Чикерт­кә”, “Чүкеч”, “Яз” кебек дистәләгән гәзит-журнал, йөзләрчә китап чыгарган. Гомумән, революциягә кадәрге Русиядә татарча чыгып килгән 90нан артык гәзит һәм 35 журналның һәрберсе фәкать милли байлар хисабына яшәгән.

75 ел чамасы яшәгәннән соң социализм корылышы кемнәре­безнедер маемлатты булса кирәк. Яңадан капитализмга әйләнеп кайттык. Монысын “кыргый” дип атыйлар. Кыргый табигатькә, кыргый җәнлекләргә ихтирамым көчле булганлыктан, әлеге системаны болай дип атаулары белән килешмим. Бүгенге яшәешебезне “вәхши капитализм” дип атау төгәлрәк түгелме икән?

Милләттәшләребез арасында, узган гасырлардагы кебек, байлар да күп. Тәфкилевлар, Җантурин­нар, Рәмиевлар, Хөсәеновлар, Баязитовлар, Мотыйгыйлар юлын бүген дәвам итүчеләрнең аз булуы күңелне кыра. Әмма шул азларны да күрә һәм бәяли белик.

Безнең заманда хәйрия­челек­нең иң уникаль үрнәген Әсгать Галимҗанов күрсәтте. Бизнесмен да, югары вазыйфа биләүче дә түгел иде ул. Татарстан авылла­рының берсендә туып, сугыш чорындагы юклыкны белеп, кычыт­кан, алабута ашап үскән буын вәкиле. Ярдәмчеллеге белән дан тоткан, хезмәтләре өчен беркайчан да акча сорамаган әтисе: “Кешенекенә тимә, үзең булдыра алганча ярдәм ит”, — дисә, ачлы-туклы үсеп килүче балалары өчен өзгәләнүче әнисе: “Иң беренче мохтаҗларга, ятимнәргә булыш”, — дип, улының күңеленә сеңдерә. Әсгать абзый гомер буе Казанның колхоз базарында олаучы булып эшли, абзарында мал асрап, аларны базардагы азык-төлек калдыклары ашатып симертә. Керемне тулысынча хәйриячелеккә җибәрә. Балалар һәм картлар йортларына 75! (!) автобус, берничә җиңел машина бүләк итә, туган авылында кирпечтән бик мәһабәт балалар бакчасы салдыра, авыл башыннан мәчеткә кадәр юлга асфальт җәйдерә, кипкән күлне сулы итә, бәла-казага тарыганнарга, ятимнәргә әледән-әле акча бирә. Казан шәһәренең уртасында үзе исән чагында ук аңа һәйкәл куйдылар. Әсгать Галимҗанов сиксән яше туларга ике ай калганда күптән түгел вафат булды.

Үзәк телевидение Русия авыл­ларының аяныч хәлен күрсәт­кәндә Свердловск өлкәсендәге Бутка авылын еш кына кире мисал итеп китерә. Анда бөтен нәрсә ватык та җимерек, юллар юк. Ә бит шунда Борис Ельцин туган, ничәмә еллар өлкәгә һәм, ахыр килеп, Русиягә җитәкчелек иткән. Бөтен дөньяны дер селкеткән, чикләнмәгән властька һәм байлыкка ия булган бу кеше авыл­дашларының гына булса да адәм рәтле яшәеше хакында уйламады микәнни?

Шөкер, Башкортстанда һәм Татарстанда бу җәһәттән уңай мисаллар аз түгел. Менә ничә еллар инде Илеш районының Уяндык авылы телләрдән төшми. Барып күргән кешеләр сокланудан артларына авып китә яза. Евро­паның иң бай һәм мәдәниятле илләренең авыллары бер як читтә торсын! Шырпы каплары сыман тезелеп киткән өр-яңа, төзек йортлар. Урам як түбәләрен мезонин, ягъни кечкенә чарлак бизи. Ихата түрләрендә нарат яисә кирпечтән салынган мунча, абзар, келәт. Тип-тигез коймалар. Капка төбе саен тимер торба салып, өсләре асфальтланган. Ике-өч кибет белән мәдәният йортын бергә кушып төзегән административ үзәк. Янәшәдә генә мәчет һәм яугирләр истәлегенә куелган һәйкәл. “Ал роза” дип аталган спорт һәм сәламәтлек комплексы — тау чаңгысы базасы, сауна, боулинг, кунакханә һәм офис биналары.

Авылның читенә чыксаң, бик зәвыклы эшләнгән Сабантуй мәйданы. Шунда ук — 2014 елда сафка баскан ясалма ике күл. Ярлары бетонланган, кайбер урыннарында төрле төстәге кафель плитәләрдән эшләнгән матур рәсемнәр. Суга табан балыгы, карп, форель җибәргәннәр. Яр буйларында катамаран көймәләр чайкала. Сабантуй мәйданын, күл­ләр өстен, авыл читеннән аларга төшүче тротуарларны электр фонарьлары яктырта. Әйтүләренчә, бу урында элек дуңгыз ферма­сының ватык-җимерек абзарлары һәм тирес өемнәре тирә-якны сасытып яткан. Менә шул җирләр шакшылыктан тазартылган, элек авылны урап үткән инеш һәм якын-тирәдәге ике-өч елга сулары бергә җыелып, күлләр хасыйл иткән.

Мин өстән-өстән генә сөйләп үткән бу могҗизави күренеш­ләрнең тылсымчысы — Рәлиф Рәфил улы Сафин. Шул авылның гап-гади терлекчеләре гаиләсендә 1954 елның башында туган. Уфа нефть институтын тәмамлап, Башкортстандагы һәм Төмән өлкәсендәге нефть чыгару идарә­ләрендә оператор эшеннән башлап, “ЛУКойл” нефть компания­сенең беренче вице-президенты, арытаба Русиянең Федерация Советы сенаторы вазыйфаларын башкарган шәхес.

Чит тарафларда яшәп, эшләп, туган авылларына, районнарына зур ярдәм күрсәтүче изге җанлы милләттәшләребезнең тагын дүртесен исемләп үтәсем килә, алар — озак еллар буе Көнбатыш Себердәге “Ласьеганнефть”, “Покачевнефть”, Татарстандагы “Җә­лилнефть”, “Лениногорскнефть” (соңгысында — 20 елдан артык) идарәләренә җитәкчелек итүче Рафаил Сәет улы Нурмө­хәммәтов (Кырмыскалы районы­ның Бозаяз авылында туган), “Газпром транс Казань” җәмгыятенең генеральный директоры Рәфкать Әбделхәй улы Кантюков (Стәр­летамакның Кантюковка авылы), Төмән өлкә­сенең Радужный шәһәрендәге “Спецстрой” җәмгыя­тенең генеральный директоры Мидхәт Равил улы Хәсәнов (Авыргазының Дүр­төйле авылы), Төмән шәһәрен­дәге “Бройлер” җәмгыяте җитәк­чесе Фәүдәт Әхмәт улы Гарипов (Дүртөйле районының Иске Кәңгеш авылы).
Менә шундый якташ-милләт­тәшләребез күбрәк булсын иде!
Читайте нас: