+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
14 апрель 2016, 02:00

Радиоэлектрон көрәш Порт-Артурда ук башланган

15 апрельдә Русиядә радиоэлектрон көрәш буенча белгеч көне билгеләнә. Әйткәндәй, радиоэлектрон көрәш беренче тапкыр 1904 елның 15 апрелендә урыс-япон сугышында ук файдаланылган. Шулай итеп, Порт-Артурны обороналаганда япон корабларының радио аша аралашуына чик куелган. Шушы вакыйга уңаеннан 1999 елдан радиоэлектрон көрәш көне билгеләнә башланган.

Хәзерге заманда Кораллы Көчләрне радиоэлектрон көрәштән башка күз алдына китерү кыен. Сугыш тәҗрибәләре радиоэлектрон чараларның җирдәге гаскәрләрнең куәтен – 1,5 – 2 тапкыр арттыруын, авиация югалтуларын – 4-6, зыян күргән хәрби кораблар санын 2-3 тапкырга киметүен күрсәтә. Шул ук вакытта, дошманга кораллары һәм гаскәрләре белән нәтиҗәле идарә итәргә комачауларга мөмкин. Шуңа күрә Русия армиясендә дә радиоэлектрон көрәшкә зур игътибар бүленә.
Читайте нас: