+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
16 апрель 2016, 02:00

Анда һәрчак бәйрәм

Цирк яратмаган кеше дөньяда бармы икән? Сабыйлар өчен дә, өлкәннәр өчен дә ул — могҗизалар дөньясы. Зур гөмбәз астында тылсым үзе яши. Биредә этләр тарантаста йөри, филләр тез чүгә, каргалар уеннарда катнаша. Цирк ул гадәти күренеш түгел, аңа бару бәйрәм белән бер. Уйласаң, күп еллар төрле гаҗәеп трюклар күрсәтелә, инде яңалыкка да урын калмас кебек. Әмма заманча техник мөмкинлекләр бу сәнгать төрен акылга сыймаслык шоу дәрәҗәсенә күтәрә.

Бүгенге аренаны — 13 метр диаметрлы түгәрәкне XVIII гасыр азагында ук Англиядә Филип Астлей уйлап тапкан, диләр. Бу аңла­шыла, нәкъ шул зурлыктагы мәйданда атларга чабарга һәм трюклар башкарырга уңайлы.

Элек-электән цирк күңел ачулар төрлелеге белән аерыла. Биредә өйрәтелгән хайван­нарның, акробатларның искитмәле чыгышларын һәм фокуслар карарга, юмор тыңлап кинәнергә була. Кочагы белән уңай эмоцияләр китерүче, кәефләрне күтәрүче икәнен исәпкә алып, 2008 елдан, Бөтендөнья цирк федерациясе карары белән, Халыкара цирк көнен билгеләргә булганнар. Менә шул вакыттан инде без, тамашачылар, циркка барган саен бәйрәм итәбез, ә цирк хезмәт­кәрләре 16 апрельдә бәйрәм итә.
Читайте нас: