+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
16 апрель 2016, 02:00

Батырларны ил олылый

Зур батырлыклар ясаган кеше­ләрне бүләкләү турындагы карар илебездә 1928 елда кабул ителә. Ләкин бүләкнең нинди булачагы 1930 елда гына тәгаен ачыклана. Башта “Ильич ордены” дип аталса да, соңыннан, исемен үзгәртеп, аны “Ленин ордены” дип атый башлыйлар.

Бу орден берничә тапкыр үзгәртүгә дучар була. 1930 елда беренче тапкыр чыкканы көмештән ясала: бодай башаклары белән әйләндереп алынган түгәрәк эчендә Ленин рәсеме, арткы планда — индустрия, алгы планда трактор сурәтләнгән. Түгәрәкнең өсте кырыенда эшчеләр һәм пролетариат бердәмлеге символы — урак һәм чүкеч, ә аста “СССР” дип язылган була. 1934 елда орденны үзгәртәләр. Ленин сурәте көмештән булып кала, ә орденның читләре 650нче пробалы алтыннан була (65 проценты алтын, калганы бронза һәм бакыр). Урак һәм чүкеч аскы кырыйга күчә, Ленин дип язылган байрак өстәлә, сул ягына кызыл йолдыз сурәтләнә.

1936 елда орден кабат үзгәртелә. Монда инде алтын өлеше 950нче пробадан эшләнә (95 процент алтын, 3 процент бронза, 2 процент бакыр). Башка үзгәрешләре юк. 1943 елда кабат һәм соңгы тапкыр үзгәртелә. Монда инде ул асылмалы кыяфәттә эшләнә, башка үзгәрешләре булмый. Советлар Союзы таркалканчы шул орден белән бүләклиләр. Ә СССР таркалгач бу орден да бирелми башлый. Баштагы 3 төрен алган кешеләргә, бу орденнарын алыштырып, тасмалысын биргәннәр.

Илебез тарихына күз салсак, 1934 елның 16 апрелендә СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан зур батырлыклар эшләгән кеше­ләргә “Советлар Союзы Герое” ди­гән мактаулы исем бирү турында карар чыгарыла. Баштагы ике елда бу исемне алучыларга грамота гына биргәннәр. Ә 1936 елдан “Советлар Союзы Герое” медале һәм Ленин ордены да бирә башлаганнар. 1939 елда бу медальнең исемен “Алтын йолдыз” медале дип үзгәртәләр. Ленин орденыннан аермалы буларак, “Алтын йолдыз” медале бер тапкыр да үзгәртелми.

Бу исемне икенче тапкыр алучыга — туган ягында, өченче тапкыр алучыга Мәскәүдә Советлар сарае бинасы каршында бронзадан бюст кую каралган булган.

Беренче Советлар Союзы Герое исеме 1934 елның 20 апрелендә “Челюскин” пароходы экипажын һәм пассажирларын коткарган өчен очучылар Анатолий Ляпидевский (“Алтын йолдыз” медале № (1), Николай Каманин (2), Василий Молоков (3), Сигизмунд Леваневский (4), Маврикий Слепнёв (5), Михаил Водопьянов (6) һәм Иван Доронинга (7) бирелгән.

1941 ел башына бу югары исемгә 626 кеше, шул исәптән ике хатын-кыз, лаек булган. Бөек Ватан сугышы елларында Герой исеме 11 мең 657 кешегә (шуларның 3051е — үлгәннән соң), шул исәптән 108енә ике тапкыр (аларның 8енә үлгәннән соң), бирелгән. Бөек Ватан сугышы чорында бу исемгә 90 хатын-кыз (шуларның 49ы — үлгәннән соң) лаек булган.

СССР чорында Советлар Союзы Герое исеме 12 мең 776 кешегә, шул исәптән, ике тапкыр – 154 (9ына үлгән­нән соң), өч тапкыр – 3 (А. Покрышкин, И. Кожедуб, С. Буденный) һәм дүрт тапкыр 2 кешегә (Г. Жуков һәм Л. Брежнев) бирелгән. Интернет мәгълү­матлары буенча, шуларның 161е татар дип күрсәтелә.

1941 елның 22 июнендә илебез тарихында канкойгыч Бөек Ватан сугышы башланды. Безнең республикадан 600 меңнән артык кеше дошманга каршы сугыша. 278 яугир — Советлар Союзы Герое исеменә, ә якташыбыз Муса Гәрәев исә бу исемгә ике тапкыр лаек була, 35 кеше — Дан орденының тулы кавалеры.

Леонид Брежнев, Клемент Ворошилов, Василий Головченко, Валентина Гризодубова, Петр Машеров, Кирилл Орловский, Иосиф Сталин, Петр Трайнин, Иван Третьяк, Дмитрий Устинов, Никита Хрущев Советлар Союзы Герое да, Социалистик Хезмәт Герое да булганнар.

1991 елда СССР таркалгач, бу медаль дә бирелүдән туктый. Соңгы Советлар Союзы Герое исеме водолаз, 3нче ранг капитаны Леонид Солодковка бирелгән. “Алтын йолдыз” алганда Устав буенча “Советлар Союзына хез­мәт итәм!” дип җавап бирелергә тиеш. Ләкин соңгы бүләк тапшырыл­ганда СССР инде таркалган була, шуның өчен Солодков бүләкне тапшырган авиация маршалы Евгений Шапошниковка “Рәхмәт!” дип кенә әйтә.

1992 елның 20 мартында Русия Хөкүмәте аның урынына “Русия Федерациясе Герое” дигән мактаулы исем булдырды.
Читайте нас: