Тайфур Сәгыйтов әдәбиятка журналистика аша килә. 1976 елда аның “Рәхмәт сезгә, кешеләр!” дигән тәүге очерклар җыентыгы басылып чыга. Китабының кереш өлешендә автор болай дип яза: “Язмышым миңа журналист каләме тоттырды да озын юллар бүләк итте, Башкортстанның төрле төбәгендә яшәүче замандашлар белән очраштырды, аларның эше һәм тормышына сокланырга, шатлыкларын һәм кайгы-сагышларын уртаклашырга, кайберләренең күңел дөньясын байкап, уй-хисләрен сиземләргә мөмкинлек бирде.
Шул очрашулар тәэсирендә очерклар язылды. Бу жанрны мин тормыш белән әдәбиятны бәйләп торучы күпергә охшатам, һәр әсәремне шул күпер аша үткәреп, тормыштан сайлап алынган вакыйгаларны әдәби яктан гомумиләштерергә омтылырга туры килде, һәм мин, журналистлык үзенчәлегеннән бигрәк, аның иясенең күңел дөньясын байкарга тырыштым. “Йөрәгендә барның — беләгендә бар” ди халык мәкале. Төп игътибарымны геройның йөрәгендә булганын ачып бирүгә юнәлтергә омтылдым.
Хыял иткән йолдызларга бага... Иҗат кешесе өчен, шагыйрь әйтмешли, иң биек йолдызлар — җирдәге кешеләр. Алар турында язылган китап — йолдызнамә. Халыкта да “ул бәхетле йолдыз астында туган” дигән әйтем бар. Минем йолдызнамәм — фидакарь хезмәтләре белән Туган илне данлаучы замандашларым, республикамның горурлыгы булган якты язмышлы кешеләр турында”.
Тайфур Сәгыйтовның 1980 елда чыккан “Сабантуй” романында авыр, корылыклы 1975 елдагы вакыйгалар тасвирлана. Романның композициясе совхоз директорының дүрт эш көнен сурәтләүдән тора. Шушы кыска гына вакыт эчендә хуҗалыкның катлаулы, күпьяклы тормышы ачып бирелә. Шушы тәүге романы белән ул үзен тирән фикерләүче язучы-новатор итеп танытты.
Сугыш ветераннарының хатларын файдаланып язылган “Әманәт” эссесында (1989) Миңнегали Шәйморатов җитәк-челегендәге Башкорт кавалерия дивизиясенең үткән данлы фронт юллары тасвирлана. Ә күренекле башкорт язучысы Даут Юлтыйның кызы, мәшһүр балерина Нинель Юлтыева тормышы үзәккә алынып иҗат ителгән “Нинель” романы ХХ гасыр тудырган афәткә ләгънәт укыды.
Тайфур Сәгыйтовның бар булмышы — чын мәгънәсендәге иҗади дөнья. Андагы рух, әдәп һәм иман камиллеге буыннан-буынга күчүче кануннар җыелмасы, тел байлыгы җитди өйрәнүне көтә.