Тәҗрибәләр аңа канның кеше организмы буйлап әйләнеп йөрүен ачыкларга ярдәм итә. Дөресрәге, ике әйләнеш турында: үпкәләр буйлап бер бәләкәй әйләнеш, бөтен гәүдә буйлап — икенче, зур.
Бу чыгыштан соң ун ел үткәч, Гарвей “Җәнлекләрдә йөрәк һәм кан хәрәкәтен анатомик тикшеренү” дигән хезмәт бастырып чыгара. Ул классик хезмәткә әверелә һәм моңа кадәр булган медицинаның антик корифее Клавдий Гален күзәтүләренә нигезләнгән кан йөреше хакындагы күзаллауларны сызып ташлый. Гален фикеренчә, кан бавырда ашамлыктан барлыкка килә һәм тамырлар буйлап барып, органнарда туктый. Гарвейның ачышы күп галимнәр тарафыннан тәнкыйтькә дучар булса да, аның исән чагында ук Декарт, Шлегел, Пеке кебек галимнәр тарафыннан хуплана.