“Россия” каналы үткәргән “Имя России” тапшыруында иң күп тамашачы тавышы белән (520 меңнән артык) кенәз Александр Ярославич җиңеп чыкты. Ул – халык иң яраткан шәхес, дип аталды. Чын исеме — Александр Ярославич, ә без аны Александр Невский буларак беләбез.
Кенәз Александр Ярославич – полководец, дипломат, XIII гасырда Көнбатыштан бәреп кергән рыцарьлар һөҗүменә каршы тора алган гаскәр туплаган шәхес. Аның җитәкчелегендәгеләр 1240 елның 15 июлендә Нева һәм 1242 елның 18 (5) апрелендә Чуд күлендәге бәрелешләрдә җиңүгә ирешә. Шулай итеп, Русь үз территориясен һәм динен швед һәм немец рыцарьларыннан саклап кала. Рус гаскәрләре Невада гаҗәеп җиңү яулый, халык шуннан соң Александрга “Невский” дигән исем бирә.
1547 елның 26 февральдә кенәз Александр Ярославич Православие чиркәве тарафыннан изгеләр рәтенә кертелә. 1724 елда Александр Невскийның җәсәде Санкт-Петербургка алып килеп җирләнә. 1725 елның 21 маенда Изге Александр Невский ордены гамәлгә кертелә.
Бөек Ватан сугышының иң авыр чорында, 1942 елда, Александр Невскийның шәхси батырлыгы һәм җитәкчелек итү осталыгы совет сугышчыларын рухландырсын, җиңүгә өмет уятсын өчен Александр Невский ордены гамәлгә кертелә. Бу орден белән Совет Армиясенең аз көч белән күпсанлы дошман гаскәрләренә каршы оста сугыша белүче кыю офицерларын бүләклиләр. Өлкән лейтенант Иван Рубан Александр Невский орденына иң беренче лаек булды.
1995 елның мартыннан 18 апрель – Боз өсте сугышы көне – Русиянең хәрби даны көне буларак билгеләнә.