Мәгълүм булуынча, гемофилия авыруы сирәк очрый һәм нәселдән килә. Ул, X хромосомасындагы бер генның үзгәреп, кан оешу процессы бозылу белән бәйле. Бу авыру белән чирләүчеләр буыннарына, мускулларына, эчке органнарына кан савып интегә, алар өчен кечкенә генә яра да аянычлы тәмамланырга мөмкин. Гемофилия белән авыручылар — нигездә, “зәңгәр канлылар”, ягъни якын кардәшләр арасында никахлар күп булу сәбәпле, король нәселләрендә таралган булган. Королева Виктория, урыс патшасы улы Алексей Николаевич, язучы Н. В. Гоголь гемофилия белән авырган, дигән мәгълүматлар бар.
“Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы”, “Бөтендөнья гемофилия федерациясе”, “Гемофилия белән авыручылар җәмгыяте”, галимнәр һәм табиблар тырышлыгы белән “гемофилия” диагнозы үлем карары булудан туктады, әмма авыру әлегә тулысынча җиңелмәгән. Бу диагноз дөньяда — 400 мең, Русиядә 15 меңләп, Башкортстанда 100дән артык кешегә куелган. Гематология үзәкләре Куватов исемендәге Республика клиник һәм Республика балалар хастаханәләрендә оештырылган.