+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
19 апрель 2016, 02:00

Монда революционерлар да укыткан

Мәгълүм булуынча, 1864 елда земство реформасы нәтиҗәсендә Русиядә урындагы үзидарә органнары кертелгән. Һәр авылда диярлек мәктәп, дәваханә, фельдшерлык пункты ачыла. Шул чорда төзелгән мәктәпләрнең кайберләре бүген дә сакланып калган. Аларның берсе Иглин районының Ауструм авылында урнашкан. 20 апрельдә белем учагына нигез салынуга 120 ел тула.

Бүген авыл балалары яңа мәктәптә белем ала. XIX гасырда төзелгән мәктәп буш тора. Аның тарихы бик бай. Ауструм авылына 1778 елда латыш крестьяннары нигез салган. Ауструм латыш телендә “көнчыгышка юл” дигән­не аңлата. Билгеле, авыл үсешсен, бирегә халык күчеп утырсын өчен мәктәп таләп ителгән. Ауструм авылында земство мәктәбе 1896 елда төзелгән. Күз явын алып торучы архитектура һәйкәле кечкенә замокны хәтерләтә. Баштагы мәлдә мәктәп нибары дүрт сыйныфлы булган. Укыту латыш һәм урыс телләрендә оештырылган. Авыл җиренә эшкә килгән укытучыларга йорт тәкъдим иткәннәр. Айлык эш хакы утыз сум булган. Йортны ягып җылыту өчен утын алырга җиде сум өстәп түләнгән. 1904-1908 елларда мәктәптә революцион эшчәнлеге өчен сөргенгә җибәрелгән Яков Иванович Рунге да укыта.

1936 елда мәктәптә – 5нче, 1937 елда – 6нчы һәм 1938 елда 7нче сыйныф ачыла. 1939 елда беренче чыгарылыш сыйныфы була. Авыл үсүгә балалар саны да артканнан-арта. 1960 елда ул – сигезьеллык, ә 1975 елда урта белем бирү мәктәбенә әверелә. 1978 елда мәктәп директоры Николай Жедь башлангычы белән ике катлы бина, интернат төзелә. Бүген Ауструм мәктәбе шушы бинада урнашкан.

Әлеге вакыттка мәктәптә 68 бала белем ала. 12 укытучыдан торган бердәм коллективны Надежда Лукша җитәкли. Укучылар район күләмендә үткән төрле үзешчән сәнгать бәйгелә­рендә призлы урыннар яулый. Бүген Ауструмда төрле милләт вәкилләре яши.
Читайте нас: