“Смерш” төзү турындагы карар ул вакытта совет-герман фронтында туган хәлгә бәйле барлыкка килә. Бу вакытка Мәскәү янындагы алыш фашистларның сугышны тиз арада җиңү белән тәмамлау планын юкка чыгара. Сталинград янындагы сугышта да җиңү безнең якта була.
Шул ук вакытта Германиянең махсус хезмәтләренә үтергеч удар ясалмаган әле. Шуңа күрә сугышның хәлиткеч чорында җитәкчелек игътибарын ике мөһим өлкәгә — илне обороналауга һәм гаскәрләрне хәвефсезләндерүгә — юнәлтә. “Смерш” органнарына чит разведкаларның шпион, диверсион, террорчылык эшчәнлегенә, Кызыл Армия частьларында һәм учреждениеләрендә сатлыкҗанлык һәм Ватанга хыянәт итүгә, фронтларда дезертирлык һәм үз-үзеңне яралауга каршы көрәшү бурычлары салына. Хәрби контрразведкада берничә мең кеше исәптә тора.
Сугыш елларында “Смерш” әгъзалары тарафыннан 30 меңнән артык шпион, өч мең ярым диверсант һәм алты меңнән артык террорчы зарарсызландырылган. Хәрби контрразведка бурычларын яхшы үтәгән.
1946 елның маендагы реформа нәтиҗәсендә, “Смерш” органнарыннан аерым бүлекләр оештырылып, яңа структурага — СССРның Дәүләт иминлеге министрлыгы карамагына тапшырыла.