Беренче карашка, хисапчының хезмәте җиңел кебек. Әйе, алар вагонлап йөк бушатмый, салкыннарда өшеп командировкаларга йөрми. Шул ук вакытта, бертуктаусыз отчетлар төзү, бихисап күп мәгълүматны башта саклау җиңел түгел. Саннарда өтерне ялгыш куйсаң, яки ике ноль урынына өчне язсаң, бәлагә тарыйсың. Шушы үзенчәлекләрне генә күздә тотканда да хисапчы һөнәре ихтирамга лаек.
Әйткәндәй, хисапчы көне Русиянең төрле төбәкләрендә төрле вакытта бәйрәм ителә. Мәскәүдә – 16 ноябрьдә, Краснодарда – декабрьнең беренче якшәмбесендә. “Главбух” журналы бу датаны 21 апрельдә билгели. Шуңа күрә бездә нәкъ шушы көн баш хисапчылар бәйрәме санала.
Ә менә бөтен дөньяда хисапчылар һөнәри бәйрәмен 10 ноябрьдә билгели. Нәкъ шушы көнне хисапчыларның “әтисе” Лука Пачиолиның “Геометрия, арифметика һәм пропорцияләр турында” дигән хезмәте дөнья күргән.