Әлеге үлем коралын француз табибы Жозеф Гильотен уйлап чыгара. Беренче карашка, кеше гомерләрен саклар өчен Гиппократ анты биргән кешенең җәлладлар эшен җиңеләйтүче корылма уйлап чыгаруы бик гаҗәп. Ләкин шуны онытмаска кирәк: медицина белгечләре билгеләвенчә, гильотина аша килгән үлем иң җиңелләрдән исәпләнә. Үлем җәзасы мизгел эчендә башкарылганга, авырту шогы баш миеннән бөтен гәүдә буйлап таралып өлгерә алмый. Кеше озак сызланмый, үлә алмыйча интекми. Күрәсең, Жозеф Гильотен шуны уйлагандыр. Чөнки аңа кадәр үлемгә хөкем ителүчеләрнең башын җәлладлар мәйданнарда үтмәс балта белән чабып өзгәннәр.
Уйлап табучы үзенең үлем корылмасын 1792 елның 25 апрелендә Парижның Грев мәйданына куя. Шул ук көнне аның ярдәмендә Николя Жак Пелетье исемле юлбасарның башы чабып өзелә. Башта корылма “луизетка” дип атала, соңрак исә үзен уйлап тапкан кешенең исемен ала.
Үлем җәзасына хөкем ителүчеләргә карата гильотина куллану Франциядә 1981 елның сентябрендә генә тыела. Шул рәвешле, бу ил үлем җәзасыннан бөтенләй баш тарта.