+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 апрель 2016, 02:00

Черки тешләгәннән... үләләр

25 апрель – Бөтендөнья маляриягә каршы көрәш көне.

Черки тешләгәнгә елыйлармы? Юк инде, диярсез. Әлбәттә, шулай. Шулаен шулай да, ә черкинең бик яман авыру – малярияне йоктыручы булуын белергә кирәк. Паникага бирелергә ашыкмагыз, безнең илдә яшәүчеләргә бу хәвеф янамый. Малярия – бик күп тропик һәм субтропик илләрдә таралган, кеше гомере өчен куркыныч авыру. Бу илләрдә черки­ләрдә авыруны таратучы паразитлар булу өчен табигый-климатик шартлар бар. Бүген дөньяның йөздән артык илендә малярия очраклары теркәлгән.

Маляриянең таралуына халык­ның миграциясе дә сәбәпче. Шул исәптән – туристлар, вакытлы эш­челәр, климатның кискен җылынуы, яңгырлар артуы, малярия черкилә­ренең инсектицидларга, малярия китереп чыгаручыларның дару препаратларына каршы торырга яраклашуы.

Ел саен дөньяда малярия белән 100-300 миллион кеше авырый. Алар­ның 90 проценты тропик Африкада, бу авырудан анда бер миллион кеше үлә. Малярияне инфекцияләнгән черки тешләве аша гади кан паразитлары йоктыра.

Авырудан ничек сакланырга? Маляриягә каршы көрәштә төп чара – инсектицидлы сеткалар куллану, биналарда махсус препаратлар сиптерү.

Русиядә 2013 елда – 95, 2014 елда 94 малярия очрагы теркәлгән. Гадәттә, бу авыруны безнең илгә Африкадан, Көньяк-Көнчыгыш Азиядән, Көньяк Америкадан алып кайталар. Башкортстанда малярия очраклары бик сирәк теркәлә, елына бер-ике кеше булырга мөмкин. Авыруны кисәтү максатында чит илгә чыгучыларга бик игътибарлы булырга кирәк. Туристик агентлыклар һәм фирмалар сез барачак илдә малярия белән зарарлану куркынычы барлыгы-юклыгы хакында кисәтергә тиеш. Булса, черки тешләвеннән саклана торган төрле репеллентлар кулланырга кирәк. Малярия буенча имин булмаган илдән кайтканнан соң тән температурасы күтәрелеп авырган чакта һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә һәм чит илдә кайчан булуыгыз хакында хәбәр итәргә кирәк.
Әлбәттә, черкидән куркып, сәяхәт итәргә мөмкинлек һәм теләк булганда сәфәрдән баш тартырга кирәкмидер. Ә саклану – мотлак. Сәламәт булыйк!
Читайте нас: