+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
26 апрель 2016, 02:00

Аңа дөнья рәхмәт укый!

Игътибар итсәгез, кибет киштәләрендә памперслар аерым бер бүлек хасил итә. Бала чүпрәге юып интегәсе юк, капчык тулу белән, салдырасың да ташлыйсың. Урамда йөргәндә, табибка барганда, юлда нинди уңайлы ул памперс! Төнлә дә татлы йокыдан бүленмисең! Сабый баласы булган һәр әни-әти памперсны уйлап табучыга рәхмәт укыйдыр.

Шушы бик файдалы, кирәкле әйберне өч кечкенә оныгының дәү әтисе булган Виктор Миллз уйлап таба. Бервакыт яшь әти-әни бер-бер артлы туган нәниләрен дәү әтигә ка­рап торырга калдыра. Чүпрәк алыштырып тәмам арыганнан соң, юмыйча, бер тапкыр гына куллану мөмкинлеге булган кием уйларга кирәк дигән фикергә килә ул. Америкалы химик, “Procter&Gamble” компаниясендә әйдәүче технолог булып эшләгән Виктор моны һич дә авырсынмый булдыра. Памперсның тәүге моделен ул, әлбәттә, оныкларында сынап карый. Ә Америка халкы яңа продуктка каршы була, чөнки җәйге эсседә сынау үткәрү вакытында балаларның йомшак тән тиресе пешә, ялкынсына. Ләкин уйлап табучы күңелен төшерми. Уңай якларын калдырып, кимчелекләреннән котылу юлларын эзли.

1965 елның 27 апрелендә Америка Кушма Штатларында “Памперс” подгузникларына рәсми таныклык бирелә. Беренче подгузник “Pampers” дип аталган. Ул инглизчәдән – иркәләү, назлау дип тәрҗемә ителә.
Читайте нас: