+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
26 апрель 2016, 02:00

Бу фаҗига бөтен дөньяны тетрәтте...

Аның нәтиҗәләрен бетерүдә Башкортстаннан гына да 12,5 мең кеше катнашкан.1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендәге шартлау кешелек дөньясында иң зур техноген һәлакәтләрнең берсе буларак тарихка кереп калды. Авария нәтиҗәсендә атом реакторы тулысынча җимерелә, тирә-як мохиткә радиоактив матдәләр эләгә, ә хасил булган болыт аларны Украина, Русия, Белоруссия һәм Европаның берничә иле территориясенә тарата.

Утыз чакрым радиустагы җир зарарлана. Атап әйткәндә, Украинаның 12 өлкәсендә — 50 мең, Русиянең 19 төбәгендә — 60 мең, Белоруссиянең 46,5 мең квадрат километр җире пычрана. Чернобыль авариясе ХХ гасырның зур фаҗигасе һәм экологик һәлакәте генә түгел, кешелеккә контрольдән чыккан атом энергиясенең чиге юклыгын күрсәтүче сабак та булды. Кызганычка каршы, аның кайтавазы озак яңгырап, берничә буында чагылыш тапты.

Ул көннәрдә, гомерләрен куркыныч астына куеп, авария нәтиҗәләрен бетерүгә таш­ланган кешеләр тырыш­лыгы белән тагын да куркы­нычрак нәтиҗәләр булдырылмый калды. Анда СССРның бөтен республикалары халкы катнашты. Авария вакытында станциядә 134 кеше була, аларның 28е берничә ай эчендә нурланыш авыруыннан үлә.

Бу көнне атмосферага 190 тоннага якын радиоактив матдә чыгарыла. Станциядән өч чакрым ераклыкта Припять шәһәре урнашкан була, әле ул бушап калган. 1986 елда монда 50 меңгә якын кеше яшәгән. Шәһәр Чернобыль станциясенә якын булуга карамастан, халыкны эвакуацияләү авариядән соң 36 сәгать үткәч кенә башлана. Аннан соң башка торак пунктлардан кешеләрне алып чыгалар. Барлыгы 115 мең кеше йортларын ташлап китәргә мәҗбүр була. Чернобыль АЭСы тирәсенә 30 чакрымнан да якынрак килергә ярамый.

Авария нәтиҗәләрен бетерүдә 800 меңнән артык кеше катнаша. Ләкин бу саннарны төгәл дип булмый. “Табиблар ядро сугышына каршы” халыкара оешма, уннарча мең ликвидатор авария корбаны булган, радиация тәэсирендә 10 меңнән артык бала гарип туган, шулкадәр кеше калкансыман биз рагы белән чирләгән, дип раслый.

Чернобыль атом электр станциясе тарихы моның белән генә тәмамланмый. 1986 елның 1 октябрендә — беренче, 5 ноябрьдә — икенче, ә 1987 елның 31 декабрендә, тергезү эшләре тәмамлангач, өченче энергоблок сафка кертелә. Ләкин 1997 елның 22 декаб­рендә дөнья җәмәгатьчелеге басымы астында Украина Министрлар кабинеты атом электр станциясен файдаланудан чыгарырга дигән карар кабул итә. Әмма электр энергиясен җитештерү 2000 елның 15 декабрендә генә туктатыла.

2003 елның сентябрендә Бәйсез Дәүләтләр Берлеге саммитында Украина Президенты Леонид Кучма 26 апрельне Халыкара радиация аварияләре һәм һәлакәтләре корбаннары истәлеге көне дип игълан итү тәкъдиме белән чыга. БДБ дәүләтләре Советы бу тәкъдимне хуплый.
Читайте нас: