+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
28 апрель 2016, 02:00

Ай буе билгелиләр

Буддачылык — VI гасырда (б.э.к.) Көньяк Азиядә барлыкка килгән, рухи уяну турында өйрәткән дини-фәлсәфи тәгълимат. Аңа нигез салган — Будда Шакьямуниның беренче исеме Сиддхортха Гаутама.

Кайбер Көньчыгыш Азия ил­лә­рендә аның туган көнен дүр­тенче айның сигезенче көнендә билге­лиләр. Корея Республикасында бу бәйрәм 1975 елдан ял көне дип игъ­­лан ител­гән.

Бу көнне кореялеләр буддачылык гыйбадәтханәләренә барып, сәламәтлек һәм тормышта уңыш сорап гыйбадәт кылалар. Күп кенә шәһәрләрдә лотос рәвешендә эш­ләнгән фонарьлар күтәреп урам­нар­дан үтәләр. Шушындый ук фонарьлар бе­лән буддачылык гый­бадәт­ханә­ләрен һәм урамнарны да бизиләр. Алар бер ай дәва­мын­да ямь биреп тора.

Макао һәм Гонконгта да Буд­да­ның туган көнен рәсми бәйрәм итә­ләр. Ә 1873 елда Григориан календарена күч­кән Кореядә Будда­ның туган көне 28 апрельдә билге­ләнә.
Читайте нас: