Истәлекле көннең төп максаты – хезмәт хәвефсезлеге мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Бу аңлашыла да. Халыкара хезмәт оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда көн саен 5 меңләп кеше эш урынында фаҗигале рәвештә, яки хезмәтнең дөрес оештырылмавыннан барлыкка килгән авырулардан үлә. Ел дәвамында аларның саны 2-2,3 миллионга җитә. Шулай итеп, ел саен 350 мең чамасы кеше эш урынында фаҗигале рәвештә һәлак була, 2 миллионлап хезмәткәр эш барышында барлыкка килгән авырулардан дөнья куя. Җир шарында һәр ел саен 270 миллион хезмәт фаҗигасе була. Нәтиҗәдә, хезмәткәрләр өч көннән бер айга кадәр сәламәтлеген тергезергә мәҗбүр була. Шулай ук 160 миллонлап кеше хезмәт барышында туган озайлы авыруларга дучар була. Ел саен бу саннар якынча 10 процентка үсә бара.
Халыкара хезмәт оешмасы беркайчан да оешма һәм предприятие хуҗаларының “эш булгач, барысы да, шул исәптән фаҗигаләр дә була” дигән аклануларын кабул итмәде, чөнки үлем һәм авыру очракларының зур өлеше җитештерүчеләрнең производство чыгымнарын киметергә тырышуы белән бәйле. Шуның аркасында хезмәт хәвефсезлеген саклауга тотылган чыгымнар туктаусыз киметелә, бу өлкәдәге кагыйдәләр үтәлми.
Халыкара хезмәтне саклау көне ел саен төрле мәсьәләләрне игътибар үзәгенә ала. 2013 елда ул – һөнәри авыруларны кисәтүгә, 2014 елда – химик матдәләр куллануда хезмәт хәвефсезлеген саклауга, узган елда хезмәткәрләрнең шушы өлкәдә белем һәм мәдәнилек дәрәҗәсен күтәрүгә багышланды. Быел исә ул хезмәт урынында стресстан саклану юлларын күзалларга тиеш.
Турысын әйтергә кирәк, соңгы елларда стресс, чын мәгънәсендә, замана афәтенә әверелде. Ул бер генә һөнәр иясен дә урап үтми – офис хезмәткәре дә, укытучы да, төзүче дә, эшче-крестьян да аның тырнагына эләгергә мөмкин. Илебез икътисади кризис кичергән бүгенге көндә бөтен җәмгыятебез дәвамлы стресс хәлендә яши, дисәк тә, хата булмас. Кемнәрдер банктан алган кредитларын кайтара алмыйча җәфа чигә, икенчеләренә эштән кыскарту куркынычы яный, өченчеләргә эш хаклары айлар буена түләнми. Болар һәммәсе дә кешене даими психологик киеренкелектә тота, аның нервларын “ашый”, депрессияләргә этәрә. Нәтиҗәдә, хезмәт җитештерү-чәнлеге кими, җәмгыятьнең сәламәтлеге куркыныч астында кала.
Хезмәткәрләрнең рухи сәламәтлеген тәэмин итү өчен комплекслы караш сорала. Сәламәт тормыш алып бару, хезмәт юлына яңа аяк баскан яшьләрне һәм аларның мәнфәгатьләрен һәрдаим күз уңында тоту, коллективта дустанә мөнәсәбәтләр булдыру, авыр хәлдә калучыларга хезмәттәшләре һәм җитәкчелек тарафыннан тиешле ярдәм күрсәтү нәкъ шушы максатка хезмәт итәргә тиеш.
Башкортстанда хезмәт хәвефсезлеген саклау дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелгән. Бу эш белән берничә оешма шөгыльләнә. Аларның иң зуры – Башкортстан Республикасының Хезмәт буенча дәүләт инспекциясе. Ул 2003 елның 1 гыйнварыннан бирле эшләп килә. Инспекция хезмәт өлкәсендәге федераль һәм республика законнарының үтәлешен контрольдә тота, эш урыннарындагы фаҗигаләрне кисәтүне, гражданнарның хезмәт хокуклары бозылу очракларын тикшерүне, халык арасында аңлату эше алып баруны максат итеп куя. Былтыр гына да инспекция хезмәткәрләре төрле эшкуарлык субъектларында 1896 тикшерү үткәреп, 5379 хокук бозу очрагын ачыклады. 2179 очрак (40,5 процент) хезмәт хәвефсезлеген тәэмин итүдәге хилафлыклардан гыйбарәт, 1422 очрак (26 процент) эш хакын вакытында һәм тиешле күләмдә түләмәүгә бәйле, 947 (17,6 процент) очракта хезмәт килешүләрен төзүдә законнан тайпылуга юл куелган. Гражданнарның хезмәт хокукларын бозуда “алдынгы” урыннарны эшкәртү сәнәгате предприятиеләре (1082 очрак), төзелеш оешмалары (893 очрак), сәүдә һәм автомототранспорт, көнкүреш техникасы ремонты белән шөгыльләнүчеләр (766 очрак), авыл һәм урман хуҗалыгы, сунарчылык өлкәсендә хезмәт куючы предприятиеләр (415 очрак) алып тора.
Сер түгел, хезмәт хакын вакытында һәм тиешле күләмдә алу барыбызның да мәнфәгатендә. Башкортстан Республикасының Хезмәт буенча дәүләт инспекциясе бу өлкәне һәрдаим контрольдә тота. Әлеге оешманың рәсми сайтыннан алынган мәгълүматлар буенча, быел февральдә генә дә республикада эш хакын түләүдә 153 закон бозу очрагы теркәлгән. 62 рәсми күрсәтмә чыгарылып, 150 предприятие җитәкчесе административ җаваплылыкка тарттырылган. Аларга барлыгы 2 миллион сумнан артык штраф салынган. Мәсәлән, ел башындагы тикшерүләр барышында Күмертау шәһәренең “Энергоконтракт” ачык акционерлар җәмгыятендә – 3 миллион 500 мең сум, җаваплылыгы чикләнгән “Уфа-1 ВНЗМ” җәмгыятендә – 5 миллион 600 мең сум, “Әмҗә урман комбинаты” акционерлар җәмгыятендә 5 миллион 200 мең сум хезмәт хакын түләү буенча бурыч барлыгы ачыкланган. Аларны хезмәткәрләргә түләү өчен тиешле чаралар күрелгән. Февральдә “Урал ташлары” ачык акционерлар җәмгыятендә эшләүчеләргә – 1 миллион 200 мең сум, җаваплылыгы чикләнгән “Кызыл таш” җәмгыяте хезмәткәрләренә – 2 миллион 700 мең сум күләмендәге бурыч түләнгән. Югарырак атап үтелгән җәмгыятьләр хезмәткәрләре алдындагы бурыч та тулысынча капланган. Гомумән алганда, бер ай эчендә генә инспекция хезмәткәрләре эш хакы түләүдә хилафлык күрсәткән оешмалардан 44 миллион сумнан артык акчаны хезмәт кешеләренә түләтүгә ирешкән. Уйлап карыйк, искиткеч зур сан бит бу! Ә шуны елга тапкырласак! Димәк, Башкортстан Республикасының Хезмәт буенча дәүләт инспекциясе үз эшен намуслы башкара, хезмәт ияләренең хокуклары сагында ныклы тора.
Шулай да, инспекция хезмәткәрләре алдында торган бурычлар, башкарыласы эшләр күп әле. Аларның иң әһәмиятлесе янә дә шул хезмәт хакын вакытында һәм тиешле күләмдә түләүгә кайтып кала. Мартта алынган мәгълүматларга караганда, республикада хезмәт хакын түләүдәге бурыч 332 миллион сум тәшкил иткән. Бу өлкәдә 64 оешма җавапсызлык күрсәтеп, 8 мең хезмәт иясе алдында бурычлы калган. Хезмәт буенча дәүләт инспекциясенең тырышлыгы белән тиздән бу сумма да түләнер дип ышанабыз. Чөнки хезмәт ияләренең хокукларын саклау – дәүләтнең нигезен саклау ул!