+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
30 апрель 2016, 02:00

Эчтәлеге үзгәрешсез кала

Ләкин митингларга бүген күбрәк өлкән буын вәкилләре генә чыга.1 май — хезмәт иялә­ренең халыкара теләктәш­лек һәм хәтта аларның 8 сә­гатьлек эш көне өчен көрәш көне дип Парижда үткән конгресста игълан ителә. Ул 1886 елда Чикагода Америка эшче­ләренең капи­талистларга һәм эксплуататорларга каршы көрәше истәлегенә билгеләнә.

Бу көнне коммунистлар һәм анархистлар, 8 сәгатьлек эш көне таләп итеп, демон­страциягә чыга. Тәүдә барысы да тыныч була, ләкин анархистлар кинәт ата һәм бомба ыргыта башлый, аннары полиция ут ача. Нәтиҗәдә, ике яктан да кешеләр үлә, демонстрацияне куып тараталар, ә эшчеләр җитәкчеләре, шартлату оештыруда гаепләнеп, кулга алына һәм җәзалап үтерелә. Соңыннан моның ялган икәне ачыклана һәм гаепсезгә үтерелгән кешеләр истәлегенә II Интерна­цио­налның Париждагы конгрессы бөтен дөнья эшчеләрен 1 майны Хезмәт ияләренең халыкара теләк­тәшлек көне дип игълан итәргә һәм аны, властьларга таләпләр куеп, митинглар һәм демон­страцияләр белән билгеләргә чакыра.

Революциягә кадәр Русиядә коммунистлар тәүге тапкыр 1 майны 1890 елда Варшавада — ул вакытта Польша Русия империясе составына керә —билгели. Бу көнне төрле илләрдә стачкалар үтә, Русиядә анда 10 мең эшче катнаша. 1 май бәйрәме хезмәтчәннәрнең хокуклары өчен көрәш көненә әверелә һәм сәяси төс ала.

Русиядә 1 май 1917 елның Октябрь революциясеннән соң рәсми рәвештә билгеләнә башлый. Әмма нык үсешкән социализм вакытында гына ул чын-чыннан зур бәйрәмгә әверелә һәм 1 май көнне демонстрацияләр мәҗбүри чарага әйләнә. Шәһәрләр һәм авыллар урамнары буйлап транспарантлар, лозунглар, кәгазь чәчәкләр, шарлар, коммунистлар лидерлары пор­третлары күтәреп, эшчеләр генә түгел, кайдадыр хезмәт салучы һәркем, шулай ук студентлар да үтәргә тиеш була. Моны предприятие һәм уку йортлары җитәкчеләре катгый контрольдә тота.

Ул көнне урамнарда ишетелгән маршлар һәм совет җырлары, сәяси лозунглар һәм тәбрикләүләр әле дә колакта яңгырагандай. Үзәк мәйдан­нарда куелган трибунада власть вәкилләре, партия лидерлары, коммунистик хезмәт ударниклары демон­странт­ларны сәламли. Урындагы теле- һәм радиоканаллардан туры эфир бара. Бөтен ил зәңгәр экраннар янында демонстрация карый.

Әйе, совет халкы 1 майны ярата иде: ул күңелле бәйрәм булды — демонстрациядән соң халык өенә таралышты, дуслары, туганнары белән табын корды, табигать кочагына чыкты, бакчада эшләде. СССРда 1 май төп дәүләт бәйрәме иде. Ә менә 1990 елның 1 маенда ил җитәкчелеге рәсми рәвештә Беренче май парадын үткәрү өчен Ленин Мавзолее три­бунасына соңгы тапкыр күтәрелә...

1992 елда Хезмәт ия­ләренең халыкара теләктәшлек көне Яз һәм хезмәт бәйрәменә үзгәртелә. Шулай булуга карамастан, бүгенге шартларда 1 май русиялеләр тара­фыннан сәяси таләпләр куеп, митинглар һәм демон­стра­цияләр үткәрү өчен фай­даланыла. Ләкин аларга, нигездә, өлкән яшьтәгеләр генә чыга. Бу көн аларның якты һәм кабатланмас мизгелләрен — яшьлекләрен исенә төшерә.
Читайте нас: