Инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне дигән булабыз да ул. Инвалид үз хокуклары өчен көрәшә аламы соң? Еш кына әле сау-сәламәтләргә дә законсызлыкларга, төрле чиновникларга каршы тору авырга туры килә. Күпләр моны булдыра алмый да. Шуңа да инвалидлар хокукын, нигездә, алар хәленә битараф булмаган кешеләр, хәйрия фондлары, хокук саклау органнары якларга тырыша.
Русиядә инвалидларга мөнәсәбәт төрлечә, аларны урамнарда күреп булмый, транспорт алар хәрәкәтләнү өчен җайлаштырылмаган, йортлар, кибетләр һәм административ учреждениеләр пандуслар белән җиһазландырылмаган.
Аларга белем алу да җиңел түгел. Әйтик, инвалидларны сәламәт кешеләр белән берлектә уку процессына җәлеп итү программалары бик аз. Югыйсә, табиблар мондый ысулның файдалы булуын ассызыклый.
Инвалидлык буенча пенсияләр, пособиеләр дә бик түбән. Ә бит аларга сыйфатлы дарулар көн дә кирәк. Күпчелегенә массаж креслолары таләп ителә.
Президент Владимир Путин Премьер-министр булган вакытында ук инвалидлар проблемасын хәл итү бурычын куйган иде. Бер генә мисал. Былтыргы туры эфир вакытында аңа, ил җитәкчесенә, “Вера” хәйрия фонды президенты мөрәҗәгать итеп, авыр хәлдәге балаларга үпкәне ясалма вентиляцияләү аппаратларын өй шартларында куллану мөмкинлеге бирүче юридик механизм эшләүләрен үтенде. Мондый пациентлар гомерен реанимациядә үткәрергә мәҗбүр, ә башка илләрдә алар өйләрендә яши һәм мәктәпкә йөри. Владимир Путин ул чакта Сәламәтлек саклау министрлыгы алдына бу мәсьәләне чишү бурычын куйды. Бераздан министрлык проблема хәл ителүе турында отчет тотты.
Илдә балаларны үпкәне ясалма вентиляцияләү аппаратлары белән хәйрия фондлары тәэмин итә. Быел федераль бюджеттан инвалидларны, шул исәптән гарип балаларны, техник реабилитация чаралары белән тәэмин итүгә былтыргы кебек 29,8 миллиард сум каралган.
Әйткәндәй, шул ук туры элемтәдә Президентка инвалидларның бизнес белән шөгыльләнү мөмкинлеге турында да сорау бирелде. Алар акча сорамады, ә мәсьәләне хәл итүен үтенде.
Республикада да инвалидлар хокукларын яклауга әллә ни күп мисал китерә алмабыз. Җәмгыять, урындагы җитәкчеләр аларга икенче сорт кешеләре итеп карады һәм каравын дәвам итә. Шуңа хокуклары да ешрак бозыла. Уңай мисаллар да бар, әлбәттә. Күптән түгел Дәүләкән районында прокуратура психик авыруы булган инвалидның торак хокукларын яклаган. Эш шунда: былтыр декабрьдә урындагы хакимият бер хатынны торакка шартларын яхшыртуга чиратка куймый. Чиновниклар гаиләнең аз тәэмин ителүчеләр исәбенә кермәвенә сылтана. Ләкин бу ханым шәхси йортта авыр психик чирле һәм I группа инвалиды булган оныгы белән яши. Закон буенча ул түләүсез торакка гаиләнең кеременә бәйсез рәвештә хокуклы.
Прокуратура катнашу сәбәпле генә гаилә чираттан тыш торак алуга исәпкә куелган. Торак комиссиясе секретаре дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган.
Әйе, елына ике тапкыр — 5 майда һәм 3 декабрьдә (Халыкара инвалидлар көне) физик мөмкинлекләре чикле кешеләр тулы канлы тормышка һәм башка гражданнар белән тигез хокуклары турында белдерү мөмкинлеге алды. Тәүгесенең тарихы 1992 елның 5 маена барып тоташа. Бу көнне 17 дәүләттә яшәүче инвалидлар хокуклар тигезлеге өчен беренче Гомумевропа көрәш көне үткәргән. Алар мөмкинлекләре чикле кешеләрне дискриминацияләү күренешләренә каршы чыгыш ясаган.
Активистларның бу башлангычы күп илләрдә тарала һәм хуплау таба. Чаралар социаль үсеш, гаделсезлекне бетерүгә тырышлыкны арттыру, мәшгульлекне тәэмин итү, инвалидларны актив тормышка җәлеп итү максатында үткәрелә. Бу көнне конференцияләр, лекцияләр, семинарлар оештырыла.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының 2011 елгы докладына ярашлы, Җир халкының 15 проценты шушы категориягә карый. Планета халкы картаю белән бәйле, бу күрсәткечнең артуы көтелә.
2006 елның декабрендә Нью-Йоркта БМОның Инвалидлар хокуклары турында конвенциясе — ХХI гасырның кеше хокуклары өлкәсендәге тәүге килешүләреннән берсе кул кую өчен ачыла. 2008 елның 3 маенда 50 дәүләт тарафыннан ратификацияләнгәннән соң, ул көченә керә һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрнең җәмгыятьнең гражданлык, сәяси, икътисади, социаль һәм мәдәни тормышында катнашуын тәэмин итүгә, инвалидлык буенча дискриминацияләүне бетерүгә юнәлтелә.
Русия Конвенциягә 2008 елда кушыла, ә Русия Президенты 2012 елның 3 маенда аны ратификацияләү турында федераль законга кул куя, бу исә илдә инвалидларның социаль һәм икътисади хокукларын тәэмин итү, яклау һәм үстерүгә өстәмә гарантия бирә.
Соңгы рәсми мәгълүматлар буенча, безнең илдә инвалидлар саны 13 миллионга җитә. Ел саен 700 меңнән артык кеше инвалид дип таныла. Без аларны якларга тиешбез. Ләкин чирлеләрне, бигрәк тә балаларны, гади халык кесәсеннән миллионнарча сум акча җыеп, чит илләргә җибәрүдән туктап, үзебездә уңышлы дәвалау чоры җиткәнне түземсезлек белән көтәбез. Республикада инвалид балалар саны 14 меңнән артык. Әйе, якласак кына аларны саклый алырбыз. Һәм дәваланырга чиратларын көтеп ала алмыйча җан биргән сабыйларны күреп, бәгырьләребез өзелмәс...