+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җиңү маршалы хөрмәтенә

Жуков ордены – “Ватан алдындагы хезмәтләр өчен” орденыннан кала, иң югары дәрәҗәле бүләк. Бу орден армия һәм флотның югары команда составы әгъзалары өчен тәгаенләнгән. Орден Бөек Ватан сугышы чорында хәрби операцияләрдә гаскәрләргә җитәкчелек итүдә күрсәткән осталыклары өчен Советлар Союзы Герое исемен йөртүче яисә орденнар белән бүләкләнгән шәхесләргә бирелгән.

Шулай ук бу орден белән Ватанны саклау максатыннан үткәрелгән хәрби хәрәкәтләрдә эре операцияләрне әзерләгән һәм уңышлы үткәргән өчен Русия Федерациясенең югары чиндагы офицерлары һәм команда составы әгъзалары бүләкләнә. Орден 1994 елда булдырылып, 1995 елның 8 маенда бирелә башлый һәм бүгенге көнгә аңа нибары 100 ветеран һәм 4 хәрби часть лаек булган.

Жуков медале белән немец-фашист илбасарлары, япон милитаристлары белән сугышларда, шулай ук башка бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Армия, Хәрби-диңгез флоты, НКВД гаскәрлә­ре хәрбиләре, партизаннар бүләк­ләнә. Медальнең номеры юк һәм ул исән кешеләргә генә бирелә.

Жуков орденын һәм медален булдыру атаклы полководец һәм Русия­нең милли батыры, “Җиңү маршалы” Георгий  Жуковка карата булган тарихи гаделлекне тергезү җә­һәтеннән зур әһә­мияткә ия.
Читайте нас: