Хәтердә, бу документ текстын бөтен гәзитләр бастырды. Икенче көнне үк алкогольгә бәяләр артты һәм аны сату чикләнде. Аракыны талонга сата башладылар.
Административ чаралар чакрымнарга сузылган чиратларга, иң куркынычы — көмешкә кайнату артуга китерде. Илне айнытырга карар итү шәраб һәм спирт-аракы сәнәгатен авыр хәлгә куйды, халык арасында канәгатьсезлек тудырды. 1986 елда совет сәүдәсе дәүләткә — 12 миллиард, 1987 елда — 7 миллиард сум биреп бетермәде. Шәраб җитештерү һәм виноград үстерүдә югалтулар нәтиҗәсендә казнага 6,8 миллиард сум кермәде. Аннары яңа вакыт килде — спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүгә дәүләт монополиясе бетерелде, алкогольгә каршы кампания акрынлап юкка чыкты.
Русиялеләрнең күпчелеге (58 процент) алкогольгә каршы кампанияне нигездә уңай бәяли, шул исәптән халыкның 15 проценты аның бик кирәкле чара икәнлеген, 32 проценты идеясе дөрес, ләкин үткәрүдә хаталар булуын билгели. Респондентларның 37 проценты кампаниягә тискәре карашта булуын әйтә.
Әгәр дә бүген шундый кампания игълан ителә калса, русиялеләрнең 58 проценты аны хуплар иде, ә 36 процентына бу идея бөтенләй ошамый.