56 ел элек зиратта блокада корбаннарына багышланган мемориал ачыла. Шәһәрнең үзәгендә Марс кырларыннан (элекке Патша яланы) алып киленгән факелдан Мәңгелек ут кабызыла. Проектның авторлары – архитекторлар А. Васильева һәм Е. Левинсон. Зиратка кергән урындагы мәрмәр плитәгә: “1941 елның 4 сентябреннән 1944 елның 22 гыйнварына кадәр шәһәргә 107 158 авиабомба, 148 478 снаряд ташланган, 16 744 кеше һәлак булган, 33 782 кеше яраланган, ачлыктан 641 803 кеше үлгән”, – дип язылган.
Ансамбльнең үзәгендә мәһабәт бронза монумент – “Ватан-ана” скульптурасы. Стелада рельеф сыннар – траур венокларына һәм иелгән байракларга төбәлгән кешеләр. “Ватан-ана” һәм рельефларның скульпторлары – В. Исаева һәм Р. Таурит. Мемориал 26 гектар мәйданны алып тора, анда меңләгән агач, куак, кызыл рауза утыртыла. Архитектур өлеш өчен 800 вагоннан артык гранит китертелә. Плитәләрдәге истәлек текстларының авторлары – шагыйрьләр О. Берггольц һәм М. Дудин.