+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яугир. Галим. Җитәкче

Башкортстан дәүләт университетының беренче ректоры Шәйхулла Чанбарисовның тууына 100 ел.Шәйхулла Хәбибулла улының автобиографиясеннән: “1916 елның 9 маенда хәзерге Бүздәк районының Иске Бүздәк авылында туганмын. Бераз белемгә ия әтием авыл Советы рәисе булып эшләгән. Балаларны карау-тәрбия­ләү нигездә әни иңнәренә төшкән. Бернинди белемсез, әмма искиткеч тырыш, уңган кеше иде әниебез”.

Шәйхулла күрше Яңа Күл авылындагы колхозчы яшьләр мәктәбендә укыганда комсомол сафына керә, ВЛКСМ ячейкасы секретаре итеп сайлана. 1932 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң ВЛКСМның Бүздәк район комитеты инструкторы итеп тәгаенләнә, ә гамәлдә райком секретаре вазыйфасын башкара. РОНО юлламасы буенча Башкортстан педагогия институтының әзерлек курсына укырга керү бәхете тия егеткә.

Автобиографиядән: “Шушы берьеллык курсны үтү белән үк институт­ның тарих факультетына алдылар. Укуның барлык чорында ВЛКСМ комитеты секретаре итеп сайландым. Уку белән бер үк вакытта кичке мәк­тәптә эшләдем. 1937 елда институт­ны тәмамлап, Уфадагы 10нчы урта мәктәпкә укытучы итеп җибә­рел­дем”.

Шәйхулла Чанбарисов, Ерак Көнчы­гышта бер генә ел хәрби хезмәттә булып, 1939 елның гыйнварында кече лейтенант званиесендә демобилиза­ция­ләнә. Башкортстан педагогия институтына эшкә керә, тәүдә марксизм-ленинизм кабинеты мөдире була, шуннан укыта башлый.

Совет-фин сугышының кызган мә­лендә, 1940 елның гыйнварында Чан­барисов армиягә мобилизацияләнә, Зла­тоуст шәһәрендәге хәрби училищега җибәрелә, июньдә ВКП (б) сафларына кабул ителә, анда ул 1941 елның декабренә кадәр партия тарихын укыта. Шуннан яңа оештырылган 133нче укчылар бригадасының аерым батальоны комиссары итеп тәгаенләнә. 1942 ел­ның маенда бригада Төньяк-Көнба­тыш фронтка җибәрелә һәм сугышка керә.

Шул ук елның октябрендә – полк командирының сәясәт буенча урынба­сары. Кызыл Армиянең сәяси соста­вын камилләштерү буенча югары курслар тәмам­лаганнан соң, алдында ачыл­­ган хәрби карьерадан баш тартып, хә­рә­кәттәге армиягә ашыга. 3нче Белоруссия фронты составындагы полк командиры урынбасары була.

Ш. Чанбарисов Кызыл байрак (2 тапкыр), беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Александр Невский орденнары, “Кенигсбергны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.
Беренче орденның тарихы гыйбрәт­ле. 1942 елның сентябрендә һөҗүм барышында өч батальон төп гаскәр­ләр­дән киселеп кала. Югары җитәк­челек аларга шундый бурыч куя — ал­ган позицияләрегезне кулдан ычкындырмыйча, дошманның зур көчләрен үзегезгә җәлеп итегез! Шушы четерекле хәрби хәрәкәтләргә җитәкчелек итү капитан Ф. Смекалинга тапшырыла, аңа комиссар итеп Ш. Чанбарисов берке­телә. Шулай итеп гадәти фронт шартларында сугыш алып бару тәҗрибәсе дә туплап өлгермәгән батальоннарга дошман камалышында көрәшергә туры килә. Мондый хәлдә кодлар файдаланып булмаганлыктан, Ш. Чанбарисов бригада җитәкчелеге белән... татарча сөйләшеп элемтә тотарга киңәш итә. Безнең телне бер генә фашист та аң­ла­мый, әлбәттә. Чолганышта калган батальоннар кирәк булганның бик аз өлешен генә – корал, кирәк-ярак һәм берничә капчык сохари алып (кайсы көннәрдә һәр кешегә бер сохари туры килә), ике атна буе көрәш алып баралар, куелган бурычны намус белән үтиләр һәм бирелгән боерыкка ярашлы рәвештә чолганыштан чыгалар. Үзенчә­лекле бер “Кече җир”дә Ф. В. Смекалин белән Ш. Х. Чанбарисовның тәвәккәл­леге турында фронт гәзитлә­рендә күп языла. Төньяк-Көнбатыш фронты командующие, армия генералы П. А. Курочкин, фронтның сәяси ида­рәсе начальнигы, генерал-лейтенант Д. А. Окороков, бригаданың сәяси бүлеге начальнигы П. Б. Ивушкин да үз истәлек­ләрендә бу хакта сокланып язып үтәләр. Алышлар тәмамлану белән үк татар язучысы Гомәр Бәширов Ш. Чанбарисов турында “Комиссар” дигән очерк яза, төрле елларда ул кабат-кабат басыла.

Якташыбыз 1942 елның ноябрендә укчылар полкы командирының сәяси бүлек буенча урынбасары итеп күче­релә һәм шушы вазыйфада Демьян казанлыгын ерып чыгу буенча, соңрак Курск дугасында һәм арытаба Украинаны азат итүдәге алышларда катнаша. Анда күрсәткән батырлыклары өчен икенче Кызыл байрак ордены белән бүләкләнә.
Югары хәрби курсларны тәмам­лаганнан соң Ш. Чанбарисов полк командиры урынбасары буларак Литваны азат итүдә, гитлерчыларны Көн­чыгыш Пруссиядә, шул исәптән Кенигсберг тирәсендә тар-мар итүдә батырлыклар күрсәтә һәм шуның өчен беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Ә Бөек Җиңү көнен ул Мәскәү тирәсендә эшелонда каршылый: аларның полкын Ерак Көн-чыгышка җибәрәләр.

Якташыбызның 1945 елның сен­тябрендә нинди гадәти булмаган шартларда Александр Невский орденына лаек булганлыгын да искә төшерик. “Дошманга зур югалтулар китерерлек хәрби хәрәкәтләргә оста җитәкчелек иткән, шәхси кыюлык, каһарманлык күрсәткән офицерлар гына бүләкләнә” диелә бу орденның статусында. Чанбарисовлар полкы уңышлы гына һөҗүм итеп барганда сугыш кирәк-яраклары китерү тоткарлана, ә шактый артта калган тылда — үлемгә дучар ителгән, фанатик рухлы байтак кына япон солдатлары. Командир һәм комиссар кыю, әмма яхшы уйланылган план коралар: безнең яугирләр япон номерлары бул­ган 12 трофей машинада тирән тылга карап юлга чыгалар. Караңгыда алар япон солдатларының сафын ерып чыгалар, тегеләрнең кайберләре, үзебез­нең машиналар икән, дип, авыз ачып кала, ә тоткарлык тудырырга маташучылар атып үтерелә.

Менә комиссарның батырлыгы турында гаскәрләрдә сюжетлар сериясе тудыруга сәбәпче булган тагын бер эпи­зод. 1945 елның август ахырында кулга эләккән чираттагы “тел” шундый мәгълүмат җиткерә: моннан 20 чакрымда япон батальоны тора һәм анда­гы солдатлар, Хиросима белән Нагасакины атом бомбасына тотканнан соң, арытаба да хәрби хәрәкәтләр алып баруны мәгънәсезлек дип саный, әгәр аларга совет офицеры килсә, гомерлә­рен саклап калу өчен әсирлеккә төшәр­гә дә ризалар икән. Шәйхулла Чанбарисов нәкъ шундый офицер булып чы­га, төнлә ул японнар янына машинада бара, таң атканда инде мактаулы самурайлар безнең полк карамагында була.

Подполковник Шәйхулла Чанбарисов 63нче укчылар дивизиясе составында Маньчжуриядә 1945 елның нояб-ренә кадәр хезмәт итә, сәламәт­леге буенча отставкага чыга һәм, Уфага кайтып, педагогия институтында эшен дәвам итә. Марксизм-ленинизм кафедрасында эшләп, партия өлкә комитеты юлламасы буенча 1948 елның сентяб­рендә ВКП (б) Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясенә керә һәм аны, кандидатлык диссертациясе яклап, өч елда тәмамлый. “Авыл хуҗалыгын коллективлаштыру чорында большевиклар партиясенең Советларны ныгыту өчен көрәше (1929-32 еллар)” дигән темага диссертациясенең гыйльми җитәкчесе профессор Борис Пономарев була. (Арытаба ул СССР Фәннәр академиясе академигы, КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы әгъза­лыгына кандидат, Үзәк Комитет секретаре буларак билгеле шәхес). Диссертация яклау уңышлы бара, рәсми оппонентлар бәяләре дә уңай, шулай да арадан берсе яшь галимгә тәнкыйть сүзе әйтә, тегесе җавап сүзендә кызып китә, килешмәвен белдерә. Гыйльми җитәкче башын чайкап тора да: “Сиңа кеше бармак белән генә кагылды, ә син аның кулын өзеп алырдай булдың”, — ди. Чанбарисов бу шаяру катыш искәртүдән сабак ала. Ә гомумән, Б. Пономарев үз аспиранты турында болай яза: “Иптәш Чанбарисов гаять зур тырышлык күрсәтте. СССРның күпмиллионлы крестьян гавамы кешелек җәмгыяте тарихында беренче тапкыр социализм юлына аяк баскан конкрет тарихи шартларда авылда Совет­ларның роле турындагы бай фактик материал җыя алган. Бу материалларны ниндидер дәрәҗәдә системага салырга ярдәм итәрлек бернинди китап, брошюра, хәтта мәкалә дә юк бит. Аспирант күпсанлы архив материалларын да файдаланган. Гыйль­ми хезмәт югары теоретик дәрә­җәдә язылган, диссер­тацияләргә куелган таләпләргә җавап бирә, иптәш Чанбарисов тарих фәннәре кандидаты исеменә лаек”.

1951 елның җәендә Шәйхулла Хәбибулла улы, вузда эшләүгә тәкъдим ителеп, партиянең Башкортстан өлкә комитеты карамагына җибәрелә. Ул пединститутның марксизм-ленинизм кафедрасы мөдире вазыйфасыннан 1952 елның октябрендә партиянең Баш­кортстан край комитетының мәк­тәпләр бүлеге мөдире итеп тәгаенләнә. Әмма икенче елның җәендә, край яңадан өлкә комитеты итеп калдырыл­гач, Чанбарисов пединститутка кайта һәм 1953 елның декабрендә аның дирек­торы итеп раслана. Тагын да өч ел ярымнан ул — институт базасында СССР Министрлар Советы карары белән оештырылган Башкортстан дәү­ләт университеты ректоры.

Илдә — утыз җиденче, республикада беренче университетны ачу тантанасы Октябрь революциясенең 40 еллыгы бәйрәм ителгән көннәрдә була. Бу вакыйга матбугатта киң яктыртыла. “КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Зыя Нуриев республика халкын, укучыларны университет ачылу белән котлады. Арытаба СССР Фәннәр акаде­миясенең Башкортстан филиалы рәисе урынбасары Вәкил Гыйрфанов, ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре Рәис Миһра­нов, төзүчеләр бригадиры Михаил Григоренко һәм башкалар чыгыш ясады.

Университет укытучылары һәм студентлары исеменнән сүз алган ректор Ш. Чанбарисов болай диде: “Бүгенге вакыйга — җитәкчелекнең ил төбәк-лә­­рендә югары уку йортларын дөрес урнаштыру сәясәтен алып баруының бер мисалы. Безнең коллектив белгеч­ләр әзерләү өчен җаваплылыкның арта баруын яхшы аңлый. Ил җитәкчеле­генең хәстәрлегенә җавап итеп, укы­туның һәм фәнни-тикшеренү эшләренең сыйфатын күтәрү өчен барлык тырыш­лыгыбызны салырбыз. Яшьләребез университет студенты дигән исемне югары тотар”, — дип языла мәкалә­ләрнең берсендә.

Шәйхулла Хәбибулла улы БДУ ректоры булып 24 ел эшли. Бу дәвердә ул Октябрь революциясе ордены һәм ике “Почет билгесе” ордены белән бү­ләкләнә, “БАССРның атказанган фән эшлеклесе” исеме бирелә, СССР югары һәм махсус урта белем бирү минист­ры приказына ярашлы, 1973 елдан алып, пенсиягә киткәнче республика вузларының ректорлар советы рәисе булып тора. Берничә тапкыр партия өлкә комитеты әгъзасы, шәһәр Советы депутаты итеп сайлана.

Институтта һәм университетта Ш. Чанбарисов ректор булып эшләгән чорда өч яңа укыту-лаборатория корпусы, спорт комплексы, студентлар өчен биш тулай торак, зур ашханә, профилакторий, преподавательләр һәм хезмәткәр­ләр өчен күпфатирлы берничә йорт, Нагаево авылында стационар ашханә­се дә булган савыктыру лагере һәм баш­ка­лар төзелә. Ике корпус тоташтырылган урында университеттагы ике иң зур аудитория эшләнә, электән бул­ган корпуска өстәмә кат төзелә (әле анда биология факультеты урнаш­кан). Ректор вазыйфасында чакта университет китапханәсе өчен махсус бина төзетергә өлгерә алмаганлыгына көен­де ул. Ә барлык таләпләргә җавап бирүче андый китапханә бик кирәк иде.

Ш. Чанбарисов республика вузла­ры­ның ректорлар советы рәисе булган­да бу советның тәҗрибәсен Бөтенрусия һәм Бөтенсоюз югары белем бирү органнары ике тапкыр гомумиләштереп хупладылар. Берсе — гуманитар фән­нәр кафедралары эшчәнлеген коор­динацияләү, икенчесе препо­дава­тель-ләр һәм студентлар коллективларына сәяси мәгълүматлар җитке­рүне камил­ләш­терү буенча иде. БДУ җитмешенче еллар башына республикабызда гына түгел, тоташ СССР өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүче абруйлы үзәк булып танылды. Биредәге иҗади мохит, аның гыйльми потенциалы Башкортстан вузларының һәртөрле кафедраларын, фәнни-тикшеренү институтларын кадрлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Ректор үзебезнең республикада туып-үскән егетләр һәм кызларны укырга күбрәк җәлеп итү хәстәрлеген күрә. Профессорлар Марат Зәйнуллин белән Роберт Баимов хәтер­ләвенчә, ректор­ның тырышлыгы нәти­җәсендә электән эшләп килгән тарих-филология факультеты 1962 елда икегә бүленә, башкорт филологиясе яңа үсеш этабына керә.

Шәйхулла Хәйбулла улы бер үк вакытта үзенең яраткан тарих фәне белән җитди шөгыльләнүен дәвам итә, илнең архивларында һәм китапханәләрендә утыра. Чын тарихчы булырга өйрәнү мөмкин түгел, мондый сәләт белән туарга кирәк, дип уйлыйм. Хәтер үткән­нәрнең шаһитлары — китаплар, хатлар, әсәрләр, тарихи документлар, ядкарь­ләр аша канга сеңә. Үткән заманны тоярга һәм аңларга ярдәм итүче сизем­ләү, алдан күрү, күргәннәреңне анализлау, үткәннәр телгә килсен өчен кешеләрнең күңел сандыгына керә белү кирәк. Чанбарисовка мондый сәләт тумыштан бирелгән иде. Ул, галим буларак, илдә 1917-40нчы елларда университет системасының барлыкка килү һәм үсү, студентлар хәрәкәте җәелдерү һәм университетларга карата сәяси репрессияләр тарихын өйрәнә.

Чанбарисов турында язганда уни­вер­ситетның элекке һәм хәзерге күп кенә корифейлары тормышында аның никадәр мөһим роль уйнаганын әйтми калу дөрес булмас иде. Кешелек кыйм­мәтләре мәсьәләсендә аның таләпләре югары булды. Ул үзенең кадрларын яхшы белде һәм дөрес бәяләде. Кеше­не тәнкыйтьләргә туры килгәндә, аңа каты бәрелмичә, эш буенча гына ис­кәртү сүзләре әйтте. Төрле холыклы кеше­ләрне аңлый, хәлләренә керә бел­де, кимчелекләрен, хаталарын киче­рергә дә мөмкин иде, ә менә дан һәм мал артыннан куучыларны, үзенә файда алу өчен башкаларга зыян ки­­­те­­рүчеләрне җене сөймәде. Аның еш кабатларга яраткан шундый фикере бар иде: файда ул үзеңә дә, гомум эшкә дә тигез булсын, һәркем үзе өчен генә тырыша башласа, бу тоташ җәм­гыятькә кире йогынты ясаячак.

Теләсә кайсы җитәкченең абруе аның оештыру сәләтенә генә түгел, кул астында эшләүчеләргә мөнәсәбәтенә дә бәйле. Шәйхулла Хәбибулла улы хезмәттәшләренең күңелен күтәрерлек сүзләрне һәрчак таба белде. Профессор Борис Миркин болай дип хәтерли: “Лев Григорьевич Барагның нинди зур галим икәнлеген беләсезме?” — дип берничә тапкыр әйтте. Ул аны университеттагы беренче санлы шәхес дип исәпләде. Әлбәттә, ул хаклы иде. Без­нең иң яхшы физиклар, химиклар, биологлар үзләренең азсанлы коллегалары арасында лаеклы урын били, ә Бараг дөнья фольклористикасы өлкәсендә үзенең какшамас гыйльми абруе белән уникаль сын булып тора”.
Чанбарисов сугыш юлларын үткән үзенең хезмәттәшләре белән күрешеп ихлас сөйләшә иде. Яшьләр белән дә очрашырга яратты, аны студентларның тулай торакларында, комсомол җые­лышларында да еш күрергә мөмкин иде.

Ректорның партия җыелыш­ларын-дагы чыгышлары принципиальлеге, кат­­гыйлыгы, эзмә-эзлеклелеге белән аерылып торды. Җәмгыять, дәүләт мән­фәгатьләре күздә тотылганда, катгыйлык – кирәк сыйфат, ә инде кисәтү кешенең шәхесен кимсетмәскә, кемдер берәүнең түгел, ә дәүләт мәнфәгать-лә­ренә генә хезмәт итәргә тиеш дигән фикерне яклады. Чанбарисов килеп туган хәл-шартларга буйсынмады, ә алар белән идарә итте. Минем уемча, җәмгыятьтә көтелгән үзгәрешләрне ул беренчеләрдән булып сизде. Фәнни эш буенча проректор Борис Миркин хәтерли: “Ул мине “партизан”, “сыгыла белмәүче кеше” дип атады, кайчак арабызда фикер каршылыгы да туды, ләкин үзара мөнәсәбәтләребез бозылмады. Тоташ ил “кадерле Леонид Ильич” һәм КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы хөрмәтенә көчле алкышларга лозунг кычкыруларга күмелгән дәвердә ул миңа тулысынча ышанды. Бервакыт ашханәдә тамак ялгаганда мине үз янына утырырга чакырды да әкрен генә сөйләп торды: “Беләсеңме, әле өлкә комсомол конференция­сеннән кайттым. Дүрт сәгать барды ул. Шул вакытның ике сәгать ярымы буена басып кул чаптылар һәм “Ура!” кычкырдылар”.

Ректор кыю да, түземле дә булды. Ашыкмады, кызып китмәде, үз-үзен тота белүе аңа башкалар белән җитәк­челек итүдә булышкандыр. Объективлык һәм ихласлык — үзенең шушы принципларына ул һичкайчан хыянәт итмәде. Андый кешеләр үрнәгендә үзең дә яхшырак булырга омтыласың. Шәй­хулла Хәбибулла улы белән буш вакытларда әдәбият, кино, театр яңалык­лары турында фикер алышырга, шаярып сөйләшергә, җитди генә бәхәслә­шергә дә мөмкин иде. Фикерләү логикасы эзлекле булганлыктан, әлбәттә, аның белән бәхәсләшүе авыр иде. Лә­кин, ул моны белә торып, үз фикерен бер­кемгә дә ирексезләп такмады, әңгә-мәдәшенә уйларга, фикер йөртергә урын калдырды. Оппонент­ларының, преподавательләрнең гыйльми фикер­ләүләрен оста гына итеп тиешле юл­га төшерә белде.

Ш. Чанбарисов университет препо-давательләрен әзерләүгә һәм аларның осталыгын күтәрүгә зур игътибар бирде. Уку йорты ачылу белән үк илнең башка университетларыннан байтак кына күренекле галим препо­давательләрне эшкә чакырып китерде. Арытаба инде Мәскәү, Ленинград, Саратов, Дондагы Ростов, Новосибирск кебек зур гыйльми үзәкләргә үзебезнең аспирантларны җибәреп укыту хәстәрен күрде. Алар инде кайтып, кандидатлык һәм докторлык диссерта­ция­ләре яклап, үзебездә төп көчкә әверелделәр. Германия Демократик Респуб­ликасының Һалле университеты белән тыгыз гыйльми хезмәт­тәшлек шулай ук ике як өчен дә файдалы булды.

Сиксәненче еллар башына БДУның профессор-преподавательләр соста­вының 65 процентын фән кандидатлары һәм докторлар тәшкил итә иде. Бу — уртача РСФСР күрсәткеченнән югарырак. Заманында БДУны тәмамлаган күп кенә кадрлар республикадагы һәм аннан читтәге югары уку йортлары, Фәннәр академиясе институтлары, районнар һәм шәһәрләр, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре булып китте.

Автобиографиядән: “Ректор буларак, миңа университетта белем бирүнең үзенчәлекләрен яхшы белергә кирәк иде. Ил университетларына бәй­ле чыганакларны зур кызыксыну белән өйрәнергә керештем. Пробле­ма­ны тирәнрәк өйрәнгән саен ул ми­не ныграк мавыктырды. Шул ук вакыт­та бу тема бик сай тикшерелгән­ле­ген дә күрдем. Һәм гыйльми эзләнү­ләр башладым. Октябрь революция-сенә кадәр һәм аннан соң универси-тет­ларның барлыкка килүе һәм үсе­шенә бәйле документларны өйрәнеп, архивларда һәм китапханәләрдә күп утырырга туры килде...”
Ш. Чанбарисовның күләме 50 басма табак булган “Совет университет систе­масының формалашуы (1917-38)” дигән монографиясе нәшер ителә. Аның буенча 1974 елда Саратов университетында докторлык диссертациясе яклый. Илнең совет мәдәнияте тарихы буенча әйдәүче галимнәр аңа бик югары бәя бирә. Аларның тәкъдиме белән бу гыйльми хезмәт, вузлар өчен уку әсбабы буларак, Мәскәүдәге “Высшая школа” нәшриятында басыла.

Социализм идеалларына һәм Совет системасына бөтен булмышы белән бирелгән Ш. Чанбарисов, шул ук вакытта, шәхсән үзләре күптән инде “нык үскән социализм” шартларында яшәүче югары дәрәҗәдәге партия һәм дәүләт чиновникларының бик күп гамәлләренә һәрчак тәнкыйть күзлегеннән карады. Үзенә һәм кул астындагыларга таләпчән чын коммунист аерым җитәкче­ләрнең кечкенә уңышларны да күпер­теп күрсә­түләре, бер-берсен урынсызга мактаулары белән килешмәвен белдереп торды. Зур түрәләрнең шәхси йомышларын (мәсәлән, надан баласын укырга урнаштырырга сорауларын) санга сукмады. Тора-бара ул андый җитәкче­ләр өчен җайсыз кешегә әй­ләнде. Универ­ситет эшендәге вак-төяк кимче­лекләр турында зурдан кубып сөйлә­деләр. Партия өлкә комитеты соравы буенча министрлыктан һәртөрле комиссия килеп, ректорат һәм партком эшен планнан тыш тикшерделәр. Беркөнне университетка 40 (!) кешелек комиссия килеп төште. Мондый хәл коллективта киеренкелек, каушау, хәтта кешеләрнең үз-үзенә ышанмавын тудырды. Барлык тикшерүләр дә ректор өчен уңышлы тәмамланса да, ул инде мондый яшьтә арытаба да бу вазыйфаны башкармаска карар итте. 1981 елның 23 мартында КПСС өлкә коми-тетының беренче секретаре Мидхәт Шакировка, эштән бушатуларын сорап, гариза язды. 9 майда үзенә 65 яшь тулачагын әйтеп узды һәм СССР тарихы кафедрасы мөдире булып эшләргә рөхсәт бирүне сорады.

Аны 6 июльдә генә ректор вазыйфасыннан бушаттылар һәм... үзе оештырган университетта нинди дә булса эш башкарудан мәхрүм иттеләр.

БДУның 1982 елда билгеләнгән юбилей тантанасына СССРның төрле республика һәм өлкәләреннән килгән күп­санлы кунаклар уку йортын хөрмәтләргә һәм, әлбәттә, аның беренче ректорына да җылы сүзләр әйтергә өметләнгән иде. Кызганычка каршы, Чанбарисов юбилейга чакырылмаган булып чыкты, аның фамилиясе докладта бер тапкыр да телгә алынмады. Ректор белән озак еллар бергә эшләгән профессор Фәһим Садыйков болай дип язды: “Югары вазыйфадан бушатканда аны, гаять зур хезмәтләрен бәяләп, мәсәлән, Педагогия фәннәре академиясе составына сайлаганда да бик урынлы булыр иде, чөнки вуз педагогикасы проблемаларын илдә аңардан да нык белүче һәм тикшерүче юк иде. Ләкин мәкерле номенклатурачылар аны гыйльми бер­ләшмәгә тәкъдим итмәделәр генә түгел, университетта җитәкче алмашыну гамәлен шундый итеп оештырдылар ки, әйтерсең лә Чанбарисов бервакытта да булмаган һәм юк та. Юбилей чарасына аны чакырмаска, докладта исемен телгә алмаска! — Югарыдан шундый әмер бирелгән. Республика күләмен­дәге башка чараларда аның залда күренүе өлкә комитеты аппаратындагы кайберәүләрнең кәефен боза иде”.

КПСС өлкә комитеты составы тулысынча диярлек алмаштырылган 1987 елдан гына аңа профессор вазыйфасында эшләргә мөмкинлек бирделәр. Белгечләр әзерләү белән бер үк вакытта ул гыйльми эшчәнлеген киң колач бе­лән дәвам итте. Ил университетлары тарихы турындагы монографиясенең икенче басмасын әзерләп, 1988 елда Мәскәүдә нәшер итте. БДУ тарихы өс­тендә эшләде. “Башкортстанда югары педагогик белем системасының барлыкка килү тарихы” дигән соңгы гыйльми хезмәте 1991 елда Уфада басылды. Шул ук елда 75 яшендә пенсиягә китте.

Ил күләмендә танылган хезмәтләре өчен орденнар белән бүләкләнгән яугир, галим, җитәкче Шәйхулла Хәбибулла улы Чанбарисов 80 яшен үтеп, 1996 елның октябрендә вафат булды.

Май аеның шушы ямьле көннәрендә, тууына 100 ел тулганда без бу мәшһүр шәхесне искә алыйк, галимлек һәм җи­тәк­челек тәҗрибәсен өйрәник, эштә кулланыйк. Шунысы куанычлы, бүген республикабыз зыялыларының күпче-леге беренче ректорны җылы хисләр белән искә ала, аның тормышы, хезмәт­ләре белән кызыксына. БДУның гыйльми советы 2015 елның сентябрендә Чанбарисов исемендәге ике стипендия булдырды.

Октябрь Вәлитов,
профессор, философия фәннәре докторы, тарих фәннәре кандидаты,
БДУның 1957-62 еллардагы студенты.
Читайте нас: