Кыскарак итеп аны “Алмаз сутрасы” дип тә йөртәләр. Борынгы һинд әдәбиятында сутра — кыска, ачык, өзек-өзек әйтемнәр, афоризмнар, соңрак — аларның җыелмасын аңлаткан. Махаяна буддизмының төп тексты булган “Алмаз сутрасы”нда психология, гносеология һәм онтология өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелгән. Төп фикере: без нәрсә генә тасвирласак та, ул чынбарлык булмаячак, чөнки тел чынбарлыкка түгел, билгеләргә бәйле. “Алмаз сутрасы” Һиндстанда барлыкка килгән дигән фикер яши. Аннан ул кытай теленә тәрҗемә ителгән. Тәрҗемәдәге “Сутра” агачка уеп эшләнгән беренче басма буларак тарихка кереп калган. 4,8 метр озынлыктагы төргәк рәвешендәге беренче китапка датасы да куелган — 868 елның 11 мае.