+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ташбакалар утравы

Христофор Колумбны кем белми? Испан диңгезчесе һәм сәяхәтчесе 1492 елда “Американы ачу” белән бөтен дөньяга танылган. Атлантик океанны рәсми рә-веш­тә беренче булып корабта кичкән һәм европалылар арасында Кариб диңгезендә беренче булган кеше ул. Багам архипелагының үзәк өлешен тәшкил иткән Зур һәм Кече Антиль утраулары­ның бер өлешен, Тринидадны һәм Кариб диңгезендәге күпсанлы вак утрауларны да ул ачкан.

Аерым алганда, дүртенче экспедиция барышында, 1503 елның 10 маенда Христофор Колумб Кайман утрауларын (Кайман-Брак белән Кече Кайман) ача. Аларда ташбакалар күп булган, беренче атама да (“Лас-Тортугас” — ташбака) шуңа бәйле. Ә инде европалылар, кәлтәләрне крокодиллар белән бутап, утрауларга “Кайман” (аллигатор) исеме тага. Кайманда озак вакыт кеше яшәми. 2010 елгы халык исәбен алу күрсәткечләре буенча Кайман-Бракта 38 квадрат чакрым мәйданда — 1877, ә Кече Кайманда 28,5 квадрат чак­рым мәйданда нибары 400 кеше теркәлгән. Аның каравы, утрауларда яшәүчеләр дөньяда иң күп табыш алып яшәүчеләрдән исәпләнә.
Читайте нас: