Аның әтисе Хәкимҗан мулла – тарихи шәхес, Стәрлебаш районының Кызылъяр авылына нигез салучыларның берсе. Әнисе Хәнифә абыстай белән алар 12 бала баккан, янә 5 үксез ятимне үз канатлары астына алганнар. Бүгенге күзлектән караганда, бу икәүнең шәхси батырлыгы бәхәссез. Шушы гаиләдә унынчы бала булып туган Хөсәен кечкенәдән барлык дөнья байлыгыннан да кыйммәт тормыш үрнәген күреп үсә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, абыйлары берәм-берәм фронтка китә. Аларның өчесе яу кырында башын сала. Өлкән абыйсы Рәхимҗан каты яраланып, өенә инвалид булып кайта, ә аның улы Миңнебәк һәлак була.
– Ул еллардагы тормыш авырлыкларын һич онытасым юк, – ди Хөсәен Хәкимҗан улы. – Барысына түзсәң дә, “кара кәгазь”ләр алган көн куркыныч иде. Хат ташучы апа яшьле күзләрен яшереп, абына-сөртенә үлем хәбәрен китереп бирә. Аның артыннан коточкыч тынлыкта, авыр кайгыдан бөгелеп төшкән хатыннар җыелыша, аннары ирләр килә. Шулай, артыгын сөйләмичә генә кайгы уртаклашалар. Шулай – дистәләгән тапкыр... Безнең авылдан сугышка 41 кеше китеп, бишесе генә әйләнеп кайтты.
Локмановлар гаиләсеннән тик Мәҗит кенә исән-сау әйләнеп кайта. Хөсәен абыйсы белән 1949 елда, ул Япония сугышыннан кайтканнан соң гына очраша. Ул чакта бәхетле өй янына барлык авыл халкы җыела. Картлар да, балалар да килеп саулык сораша, солдат белән кочаклашып күрешә.
Язмыш кушуы буенча Хөсәен Локмановка 1955-58 елларда олы абыйсының хәрби юлларыннан үтәргә насыйп була. Ул Тын океан флотында хезмәт итә, торпедачы була, үрнәкле матрос буларак, старшина дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның уку отрядында алынган танытмасында тик “5”ле билгеләре генә була. Яхшы хезмәте өчен ул вакытыннан иртәрәк демобилизацияләнә.
Яшьлек дәрте ташып торган диңгезче егет 1958 елда БДУның тарих факультетына укырга керә. Шул ук елда бердәнбер гомерлек ярын – Халисәне очрата. Озын кара толымлы, сылу гәүдәле, акыллы карашлы бу кызны ул беренче күрүдән үк ярата, кулыннан кысып тота да башкача ычкындырмый. Алар бишенче курста өйләнешеп, бер чемодан хыял һәм өмет төяп, Туймазы районының Кандра поселогындагы мәктәпкә эшкә юллана. Биредә уллары Айрат туа.
Сабыйларына сигез ай тулгач, Стәрлебаштан хат килеп төшә. Анда 82 яшьлек әтисе Хәкимҗан ага үзенең авыруы һәм соңгы сулышын төпчек улы кулында алырга теләве турында яза. Яшь гаилә Стәрлебашка кайтып төпләнә. Төпчек киленнәрен гаиләгә 15нче бала итеп кабул итәләр. Аның ир хакын, ата хакын хаклаучы акыллы һәм түзем булуы Хөсәенгә фән баскычларыннан югарыга атларга ярдәм итә. Ул Казан дәүләт университеты аспирантурасында көндезге бүлектә 3 ел укый, аны уңышлы тәмамлап, тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсендә Башкортстан дәүләт педагогия институтына эшкә кайта. Халисә Хәниф кызының да алдагы тормышы шушы уку йорты белән бәйләнә, ул 18 ел биредә филология факультетын җитәкли.
Ә Хөсәен Хәкимҗан улы биредә партком секретаре йөген тарта, чит телләр факультеты деканы булып эшли.
1986 елда тәҗрибәле педагог, тарихчы-галим Хөсәен Локманов Башкортстан дәүләт университетына эшкә чакырыла. Ул анда ике дистә елдан артык хезмәт сала. Бу чорда ул студентлар өчен, бер яклап, таләпчән, туры сүзле, принципиаль, шул ук вакытта кеше хәленә керә белүче, яхшыны яманнан аеручы һәм студентка шәхес буларак караучы остазга әверелә. Хезмәттәшләре аны һәрвакыт ярдәмгә әзер булучы, сүзендә торучы, ныклы холыклы булганы өчен ихтирам итә.
Локманов ул елларда бигрәк тә четерекле булган милләт һәм милләтара мөнәсәбәтләр проблемасын тикшерә, шушы хакта аның байтак кына фәнни хезмәте бар. Галим Русиядәге реформалар буенча да байтак хезмәт яза. Аның катнашлыгында язылган “Ватан тарихы. ХХ гасыр” китабы аеруча зур билгелелек ала. Аның каләме бүген дә тынып торганы юк.
Йөрәге дә ярсу тибә аның. Бескозыркасын кырын салган диңгезче егет кебек җил-җил атлап йөри ул. Шундый бетмәс-төкәнмәс тормыш дәртен, аны яратуны ул гаиләсеннән аладыр, мөгаен. Хәләл җефете Халисә Хәниф кызы белән алар 54 ел матур гомер кичерә. Бер-берсенә төбәлгән назлы карашлары тойгыларның бүген дә кайнар булуы турында сөйли. Мәхәббәтле, тату гаиләдә ике бала үскән. Уллары Айрат, Башкортстан дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлап, Мәскәү дәүләт университеты аспирантурасында белем ала. Аны кафедрада эшкә калдыралар. Биредә ул профессор, күренекле тарихчы була. Кызлары Раушания, шул ук елларда Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлап, Башкортстан дәүләт университетына аспирантурага кайта, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклый, фән докторы дәрәҗәсенә күтәрелә, диссертацияләр яклау буенча гыйльми секретарь, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, оныклары Айнур да Мәскәү дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлаган, фән юлын сайлаган.
Кемдер “Балагызны түгел, ә үзегезне тәрбияләгез, балагыз, иртәме-соңмы, сезнең тормыш рәвешен сайлаячак”, дигән. Локмановлар гаиләсе мисалында да бу ачык чагыла. Хөсәен Хәкимҗан улы ата-анасыннан мәгърифәткә мәхәббәт, тормышка алдынгы караш, һәрнәрсәдә пөхтәлек, дөреслекне алга куюны мирас итеп алган һәм аны балаларына да тапшырган. Кешене кеше иткән шушы асыл сыйфатлар Локмановларның һәр буынында кабатланыр һәм Хөсәен аганың гомер юлындагы маяклар аларның да барыр юлын якты итәр дигән ныклы ышаныч бар.