1922 елның 19 мае В. И. Ленин исемен йөрткән Бөтенсоюз пионер оешмасының туган көне дип игълан ителә.
1923 елның май башында Уфада комсомолның 1нче шәһәр райкомы район пионер оешмасы төзергә кирәклеге турында карар кабул итә. Бу эшне башкарып чыгу Саша Карабинцев, Лева Федосеев, Нюра Иванова, Витя Люзянин, Нуретдин Әхмәдиев кебек комсомол активистларына йөкләтелә. Алар эшче гаиләләр яшәгән барлык йортларда булып чыга. Балалар отрядларга зур теләк белән языла, әмма комсомоллар зур кыенлыкларга очрый. Поплар, спекулянтлар, элекке буржуйлар надан әниләрне һәм әбиләрне куркыта, имеш, пионерга язылсаң, балаларны гаиләдән тартып алачаклар һәм “Коммуния” дип аталган хәрби казармага алып китәчәкләр, диләр. Моның ялган икәнлегенә ышандыру җиңел булмый. Ничек кенә булмасын, отрядлар таралмый. Башкаларга үрнәк күрсәтү йөзеннән комсомоллар иң башлап үз энеләрен һәм сеңелләрен пионер отрядларына яздыра.
1923 елның 10 октябрендә Уфада Пушкин урамындагы 96нчы йортта тәүге тапкыр шәһәрнең беренче пионер отрядының тантаналы анты яңгырый. Пионерларга галстук тагалар, ә отрядка Кызыл байрак тапшырыла. Байракка чигеп пионер учагы ясалган һәм “Эшчеләр эше өчен көрәшкә әзер бул!” дигән чакыру сүзләре язылган була.
Совет чорында яшәешнең кайсы гына өлкәсен алсаң да, пионер оешмалары башкарган гүзәл гамәлләргә тап буласың. Пионерлар тирә-якны тәртиптә тотуда, кошларга оялар ясауда, кешеләрне укырга һәм язарга өйрәтүдә күп эш башкара. Аларның “Һәр гаиләгә — гәзит” дигән девизы халыкка гәзит-журналлар таратуда зур ярдәм була. Авылларда колхозлар оештыру, кош-корт үрчетү, яшелчә үстерү, басуда югалтуларга юл куймау пионер отрядларының төп бурычына әверелә. Моннан тыш, алар тимер-томыр, макулатура, сөяк, иске-москы чүпрәк җыя, йорт алларын яшелләндерә, балалар бакчаларына уенчыклар ясап бирә. Илнең оборона куәтен ныгытуда да пионер отрядлары актив катнаша: төз ату буенча ярышлар оештырыла, сигнал бирү осталыгын үзләштерәләр.
Бөек Ватан сугышы башлангач, пионерларның төп девизы “Фронтка киткәннәргә алмашка!” була. Алар авыл хуҗалыгы эшләрендә, сугышчыларга посылкалар җибәрүдә, госпитальләрдә дежур торуда, фронтовик гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә актив катнаша.
Пионерлар арасында сугышчылар белән бергә фронтта батырлыклар күрсәтүчеләр дә бар. Леня Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Зина Портнова кебек герой-пионерларның исемнәрен бүген дә укучылар яттан белергә, аларның батырлыклары турында укырга, фильмнар карарга тиеш.
Билгеле булуынча, Пионерия көне уку елы ахырына туры килә, шуңа да нәкъ бу көнне һәр сыйныфның уку күрсәткечләренә һәм җәмәгать тормышына нәтиҗә ясала, иң яхшы пионер отрядлары билгеләнә. Ә кичен учак янына җыелган кызлар һәм малайлар пионер, хәрби-патриотик һәм турист җырлары башкара иде.
Санкт-Петербург, Петроград, Ленинград...
Император Петр Iнең 1712 елның 19 маенда чыгарган тарихи күрсәтмәсе нигезендә Русия башкаласы борынгы Мәскәүдән Санкт-Петербургка күчерелә.
Бу вакытта Нева буендагы шәһәрнең салынуына нибары 9 ел уза. Шуңа карамастан, Санкт-Петербург 1712 елдан 1918 елга кадәр Русия империясе башкаласы һәм императорлары резиденциясе була. Дөрес, ил белән Петр II идарә иткән чорда башкала бик азга гына Мәскәүгә күчеп ала.
Мәскәү Бөек кенәзлек үзәге һәм XV гасырның икенче яртысыннан бердәм Русия дәүләте башкаласы булган вакыттан аның идарә итүенә беркем дә каршы төшми. Әмма 1703 елда Петр I Нева елгасы буенда Петропавловск ныгытмасын сала һәм тугыз елдан шәһәр патша сараен һәм хөкүмәтен кабул итәрлек дәрәҗәгә җитә. 1712 елның маеннан Санкт-Петербург Русия империясенең рәсми административ үзәгенә әйләнә. ХVIII гасырда ук инде, Петербургны – илдә чын “европалы” дип атыйлар. Чөнки аны салганда Көнбатыш төзелеш үрнәге файдаланыла. Трезини, Растрелли, Кваренги, де Томона һәм башкаларның иҗади хезмәте шәһәрнең тарихи йөзен билгели. Европаның бер генә шәһәре дә болай тиз салынмый. Петербург бер буын күз алдында һәм катгый кабул ителгән план буенча төзелә.
ХХ гасыр башында ул 1 миллион халкы булган сәнәгате үсешкән, мәдәни һәм мәгърифәтле калага әйләнә. 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң большевиклар, дус булмаган буржуаз дәүләтләр якынлыгыннан куркып, башкала статусын Мәскәүгә кайтарырга карар итә. 1918 елның 12 мартында Бөтенрусия Советларының гадәттән тыш IV съезды карары белән Мәскәүгә Русиянең башкаласы статусы кайтарыла.
Санкт-Петербургның тиз төзелүенең сәбәбе тагын шунда: аны бөтен ил сала. Мәсәлән, безнең ватандашлар, милләттәшләр Петербург төзелешендә катнашу өчен Петр I күрсәтмәсе нигезендә бирегә дүрт-биш ай җәяү килә. Шәһәрдә урнашып калалар. Татарлар — Петербургның төп халыкларыннан берсе.
Санкт-Петербург Ленинград исемен озак еллар йөртте. Бөек Ватан сугышы елларында фашистларга каршы батырларча көрәшеп герой-шәһәр исемен алды. Илебездә барган үзгәрешләр хәтта шәһәр исемнәренә дә кагыла. Бүген без кабат Санкт-Петербург атамасын ишетәбез. 90нчы елларда бу исем кайтарылды.
Фәйзи Гаскәров рухы яши!
Бу коллектив — Башкортстанның визит карточкасы. Республикадагы масштаблы чараларда да, чит илләрдә дә Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре дәүләт академия ансамбле Башкортстан данын яклый.
Әйткәндәй, ул — башкорт профессиональ хореография сәнгатен үстерүгә һәм пропагандалауга зур өлеш керткән һәм югары башкару осталыгы күрсәткән өчен Салават Юлаев исемендәге премия белән бүләкләнгән бердәнбер коллектив.
Коллектив 1936-38 елларда БАССРның берләшкән театрлар концерт-эстрада бюросы каршында оеша. 1938 елда Башкорт җыр, бию һәм музыка ансамбле дип үзгәртелә. Тагын да бер елдан ансамбльнең сәнгать җитәкчесе булып Фәйзи Гаскәров тәгаенләнә.
“Җиде кыз”, “Заһидә”, “Зарифа”, “Гөлнәзирә”, “Төньяк амурлары” һәм Фәйзи Әдһәм улы куйган башка күпсанлы биюләр коллективның, гомумән, бию сәнгатенең, алтын фондын тәшкил итә. Гаскәровчылар бүген башкорт, Русия, якын һәм ерак чит илләр халыклары биюләрен башкарып, бию сәнгатендә камиллек үрнәге күрсәтә.