Эшкә дә, ашка да...
Джинсы чалбарны кимәгән кеше бар микән бу дөньяда? Юктыр, мөгаен. Бу уникаль чалбарны бәбиләрдән алып сакаллы бабайларга, модалы әбиләргә кадәр бик теләп кия. Шунысы кызыклы, атамасы дөньяның барлык телләрендә дә бертөрле яңгыраган джинсы элек эш киеме булып саналса, хәзер инде аны ял вакытында да, эшкә дә, укуга да, хәтта кунакка да яратып кияләр.
Тарихка күз салсак, джинсы чалбар безнең илгә СССР заманында, 1957 елларда килеп керә. Яшьләрнең һәм студентларның бөтендөнья фестивалендә күренеп алган ят чалбарларны табуы шактый авыр булса да, СССР халкы бу заманча киемне төрле юллар белән үзендә булдырырга тырыша. Ул чорда джинсы чалбарларның хакын шактый арттырып, астан гына сату-алу эшләре башкарыла.
150 ел элек Леви Страусс исемле кеше алтын эзләүчеләр өчен гап-гади чалбар тегә башлый. Моның өчен ул палаткалар һәм тентлар тегүдә файдаланыла торган көрән төстәге каты тукыманы куллана. Ул вакытта әлеге тукыма Италиянең Генуя портыннан кайтартыла, тюкларга “Genes” штампы куела. Тукыма төялгән корабларны каршы алучы америкалылар әлеге штампларны үзләренчә “Джинс” дип укый.
Яңа төр кием алтын эзләүчеләрнең күңеленә хуш килә, ләкин алтын кисәкләре тутырылган кесәләрнең бик тиз ертылып чыгуы ачыклана. Шуңа да кесәне махсус тимерләр белән беркетә башлыйлар. Шулай итеп 1873 елда тимер беркетмәле легендар “Levis” джинсы чалбары барлыкка килә. Озакка чыдам бу чалбарны фермерлар һәм урман кисүчеләр үз итә. 1889 елда Леви Страуссның беренче конкуренты барлыкка килә. Эш киеме белән сәүдә итүче кибет хуҗасы Генри Девид “Li Lee” исеме белән джинсы чалбарлар чыгара башлый. Болары бераздан джинсылар базарында икенче урынны били.
Соңрак джинсы чалбарлар Европада да җитештерелә башлый. 1908 елда бу эшкә беренче булып Lee Cooper компаниясе тотына, 1932 елда алманнар оештырган Mustang фирмасында тегә башлыйлар. Ә инде 1947 елда Wrangler джинсылары барлыкка килә.
Эт җигеп... Евразиягә!
Семен Челюскин – билгеле урыс полярнигы һәм диңгезчесе. 1733-43 елларда штурман вазыйфасын башкарганда ук ул Камчатка экспедицияләрендә актив катнаша.
В. Прончищев һәм Х. Лаптев отрядларында эшли, Таймыр ярымутравы эзләнүләрендә катнаша. 1741 елның декабрь башында, этләр җигеп, Фофанов һәм Горохов дигән казаклар белән ул янә Таймырга юл ала.
50 градуслы зәмһәрир салкында сәяхәтчеләр өч ай дәвамында билгеләнгән урынга бара. 1742 елның 20 маенда Евразия материгының иң төньяк очына маяк утырта. Бер елдан аңа Челюскин борыны исемен бирәләр.