Биологик төрлелек – бүген планетада зур тизлек белән юкка чыга баручы барлык тормыш күптөрлелеге. Үсемлекләр, җәнлекләр, урманнар юкка чыга... Күп очракта моңа кешеләрнең актив гамәлләре сәбәпче. 1992 елда БМОның тирә-як мохит турында Рио-де-Жанейрода үткән конференциясендә планетада биологик күптөрлелекнең киләчәк язмышы хакында борчылу белдерелде, дөнья җәмәгать-челегенә, иң беренче чиратта аны саклауга игътибарны юнәлтергә тәкъдим ителде. Бу уңайдан биологик күптөрлелек турында Конвенция кабул ителде. Бүген 200 дәүләт аны хуплаучы булып тора.
Халыкара биологик төрлелек көненең төп бурычы – Җирдә бик күп флора һәм фауна вәкилләренең бөтенләйгә юкка чыгу проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү. Планетадагы тормыш төрлелеген саклау өчен көрәшнең бер ысулы – юкка чыгып баручы үсемлек һәм җәнлекләрне саклау, табигатькә сакчыл караш булдыру. Бу көнне билгеләү ел саен бер темага багышлана. Мәсәлән, урманнар төрлелеге, утраулар төрлелеге, су һәм биокүптөрлелек һәм башкалар.