+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Хәрби тәрҗемәче бүген – танкист, иртәгә – очучы...

Журналист кебек үк, ул бөтен нәрсәне дә белергә тиеш.21 май — хәрби тәрҗемәче көне алдыннан “Кызыл таң”да кунакта шушы һөнәр вәкиле Ильяс Вил улы Ишемгулов булып китте. Түбәндә аның белән әңгәмәнең гәзит укучыларга мөмкин булган өлешләрен тәкъдим итәбез. Ни өчен дигәндә, мәктәпләрдә чыгарылыш Бердәм дәүләт имтиханнары башлана. Бәлки, кемдер үзенең язмышын шушы һөнәр белән бәйләргә телидер. Алар өчен дә әлеге әңгәмә фәһемле булыр дигән уйда калабыз.

— Ильяс, гәзит укучыларны үзең белән кыскача гына таныштырып үтсәң иде.

— Уфада тудым. 20нче башкорт гимназиясен тәмам­лаганнан соң, Ярославль шәһәрен­дәге Хәрби финанс академия­сенә укырга кердем. Уку йортларын берләштерү хәрбиләр­не дә читләтеп үтмә­де. Безнең академияне Мәскәү хәрби университетына куштылар. Анда хәрби финансист һөнәрен үзләштереп, Алкинодагы хәр­би частьларның бер-сенә хез­мәт итәргә кайттым. Башкортстан дәүләт университетында аспирантурада укыйм. Хәзер хезмәтемне Мәскәүдә дәвам итәргә җые­нып йөрим. Миңа 26 яшь, өйләнмәгән. Кыскача менә шулар.

— Нәселегездә хәрби­ләр булганмы?

— Юк, мин беренче. Әти-әнием — Уфадагы югары уку йортлары укытучылары. Ике энем бар.

— Җырдагыча “Әллә каян күренеп тора, солдатта булган, диләр” кебек, җавап та хәрбиләрчә бик кыска һәм конкрет килеп чыкты. Икъти­сад­чының филологиягә тартылып, телләр белән мавыгып, тәрҗемәче булып китүе ничектер сәер­рәк кебек.

— Телләр белән мавыгу мәктәп елларыннан ук килә. Инглиз телен яхшы беләм. Моның өчен мәктәп укытучыларыма зур рәхмәт. Оборона министрлыгы юлламасы бе­лән гарәп телен өйрәндем. Бүген гарәп теле буенча хәрби тәрҗемәче булып та хезмәт итәм.

— Хәрби тәрҗемәче турында гәзит укучылар бик аз беләдер, минемчә. Чөнки алар турында бик сирәк сөйлиләр, язалар, күрсәтәләр...

— Кемнәр белми, шуны әйтәм: хәрби тәрҗемәче ул — кадровый офицер, башкалардан бернәрсәсе белән дә аерылып тормый, сафта йөри, честь бирә, дежурда тора һәм башкалар. Бер яклап караганда, ул хәтта журналист һөнә­ренә дә якын. Журналист та, филологик белемле булса да, икътисад, сәясәт, авыл хуҗа­лыгы, спорт, мәдәният темасына яза бит. Без дә тәрҗе­мәче генә булсак та, бүген — гарәп илләреннән килгән Коры җир гаскәрләре, иртәгә — Хәрби диңгез флоты, аннан соң һава көчләре вәкил­ләре белән очрашуда тәрҗе­мәче булырга мөмкин­без. Ди­мәк, хәрби тәрҗемәче бүген — мотоукчы, танкист, артиллерист, иртәгә — матрос, мичман, кораб капитаны, авиатор һ.б. Һәрбер хәрби өлкәнең үз терминологиясе, үзенчәлеге бар. Алар турында хәбәрдар булырга һәм дөрес тәрҗемә итә белергә кирәк.

— Хәзер Кытай белән бәйләнешләр ныгый, ни өчен кытай телен өйрә­нүне сайламадың?

— Үзегез уйлап карагыз, кытай телендә бер генә ил сөйләшә, ә гарәп телендә — егер­ме ике! Гарәп илләре белән безнең хәрби контракт­лар елдан-ел арта. Димәк, безнең ил хәрби техникасы аларга күпләп сатылачак. Шулай булгач, гарәп теленнән хәрби тәрҗемәчеләргә дә ихтыяҗ күп булачак дигән сүз. Ул техникаларга өйрәтүче безнең ил белгечләре гарәп телен белми, алар белән һәрвакыт хәрби тәрҗемәчеләр йөри.

— Сүриядәге һәм Мисырдагы гарәп телле халык аралашканда бер-берсен аңламый да бит. Җитмәсә, анда әллә күп­ме диалектлар да бар. Төр­ле илдә гарәп теле төрлечә. Бу хәлдән ничек чыгасың?

— Әйе, шулай. Ләкин бө­тен гарәп илләрендәге халык та бер-берсен аңларлык гарәп әдәби теле бар. Без шул телне өйрәндек.

— Телнең бөтен үзен­чәлекләрен дә барыбер белеп бетереп булмый. Сөйләмдә фразеологик әйтемнәр дә кулланыла. Синхрон тәр­җемәчеләр өчен бу авырлыклар да тудырадыр. Аларны ничек тәрҗемә итәсең?

— Әлбәттә, сөйләмне синхрон тәрҗемә итү әзер текстны тәрҗемә итүдән бик нык аерыла. Без югары белемле гарәп офицерлары белән аралашабыз. Алар барысы да диярлек инглиз телен яхшы белә. Мондый очракта инглиз телен дә белүем ярдәмгә килә. Кайчакта андый сүзләрне инглиз телендә әйтәм, я булмаса, башка төрле вариантын табып, гарәпчәгә тәрҗемә итәм. Хәр­биләр үзара сөйләш­кәндә төрле анекдотлар, фразеологик сүзләр куллана. Аларны урыс теленнән сүзмә-сүз тәрҗемә итсәң, гарәп кешесе бөтенләй аңламаячак, яки аның намусына тияргә мөм­кин. Чөнки һәр илнең үз мәдә­нияте, гореф-гадәте. Мондый очракта алдан ук шул җирлек­кә хас анекдотлар, кызыклы тарихлар өйрәнеп барам. Сүзлек запасын арттыру өчен китаплар да күп укыйм.

— Сиңа, гарәп ил­ләрендә йөргән кешегә, яхшырак билгеледер: алар­дагы гади халык­ның, хәрбиләрнең Русия­гә карашы ничек?

— Мин булган гарәп иллә­рендә Русия солдатын Америка Кушма Штатлары агрес­сия­сенә каршы тора алырдай көч итеп күрәләр. Җир асты байлыкларын үз кулына тө­шерер өчен АКШны гарәп ил­ләрендә фетнәләр оештыручы дип беләләр. Моңа бары тик Русия генә каршы тора ала дип исәплиләр. Берәр Русия хәрбиен урамда күрсә­ләр, аны йортларына чакырып, зур кунак итәләр. Шулай булгач, без аларның ышанычын акларга тиеш.

— Гарәп теле белгече буларак, Ислам диненә мөнәсәбәтеңне дә белә­се килә.

— Мин үземне пассив-ышанучы дип исәплим. Аллаһ­ның барлыгына ышанам. Мөсел­ман икәнемне беләм. Намаз укымасам, ураза тотмасам да күпчелек халык үтәгән дини йолаларда катнашырга тырышам.

— Ильяс, әле синең хәр­би тәрҗемәче карьераң­ның башланган чоры гына. Русия белән гарәп Көнчы­гышы илләре һәрвакыт тыгыз элемтәдә торганнар. Килә­чәктә дә шулай булыр дигән өметтә калабыз. Шул элем­тәләрне тагын да югарырак баскычка күтәрүдә синең — Башкортстан егете­нең дә өлеше булса, безнең өчен зур горурлык булачак. Сине һөнәри бәйрәмең бе­лән! Әңгәмәгә ризалашуың өчен зур рәхмәт.
Читайте нас: